Зәйдә гаилә альбомы онлайн акциясе бара
Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре “Вконтакте” социаль челтәрендә Гаилә елы кысаларында #Спасибо бабушке и дедушке #Семейный альбом онлайн акциясе игълан итте. Әлеге акциядә үзенчәлекле гаиләләр турында сөйләнә.
Шундый гаиләләрнең берсе – Гадиевлар. Гаилә башлыгы Сәйдәш Хөсәен улы Гадиевка бу елның 22 сентябрендә 86 яшь тулыр иде.
“Без бу хөрмәтле, интеллигент кешенең Мирный бистәсе тарихында тирән эзле булуын яхшы беләбез. Ул кешеләр белән һәрчак яхшы мөнәсәбәттә булуы белән аерылып торды”, - диләр бистәдә яшәүчеләр.
Сәйдәш Хөсәенович 1961 елдан Зәй урман сәнәгате хуҗалыгында автослесарь, газ белән эретеп ябыштыручы, шофер, механик булып эшли, ә 1974 елның августыннан 1986 елның сентябренә кадәр баш механик вазифасын башкара. Эшләү дәверендә Сәйдәш Гадиев үзен тәҗрибәле җитәкче, нәтиҗәле хезмәткә омтылучы буларак күрсәтә. Югары оештыру сәләтенә ия була. Аның җитәкчелек итү чорында яңа техниканы әзерләү, монтажлау һәм гамәлгә кертү буенча зур эш башкарыла.
1986 елдан ул Зәй автомобиль транспорты предприятиесенә өлкән инженер – технолог вазифасына күчерелә, 1987 елның февраленнән биредә баш механик итеп билгеләнә. Ул кешеләр белән аңлашып эшләүгә зур игътибар бирә, бу исә, предприятиенең җитештерү планнарын үтәүгә уңай йогынты ясый. Ул һәркемгә төпле киңәш бирә белүе, кешеләрнең җиңүләренә чын күңелдән сөенүе белән якын булды, диләр аның кул астында эшләгәннәр. Шул рәвешле, ул коллективта зур абруй казана.
Аның тормыш иптәше Роза Нәсиб кызы да хезмәт юлын халык мәнфәгатен кайгыртуга багышлый, ул 46 ел дәвамында халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә эшләде.
"Кешеләрнең саулыклары какшаган вакытта чакыру буенча тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чыгып китә идем, безне каядыр алып барырга махсус транспорт булмады. Теләсә нинди һава торышында да, яңгырда да, буранда да җәяү йөрергә туры килде. Әмма катлаулы эш булуга карамастан, әгәр авыруга тиешле медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтә алсам, күңел шатлык белән тула һәм мондый вакытта арыганлык турында онытыла иде ", - дип искә ала Роза апа.
Ул сәламәтлек сагы өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте өчен район, шәһәр һәм республика дәрәҗәсендәге Мактау грамоталары белән бүләкләнә, хезмәт ветераны исеме бирелә. Ә иң югары бүләк дип ул халык тарафыннан хөрмәт һәм югары бәя алуын саный. Роза Нәсиб кызы үз һөнәренә булган мәхәббәтне ике оныгына күчерә алуы белән дә бәхетле, бүген әбиләренең эшен дәвам итүчеләр табиб булып хезмәт куючы ике оныгы – горурлыгы аның.
Роза һәм Сәйдәш Гадиевлар – районыбызның соклангыч, үрнәк гаиләсе. Алар бүген яшьлекләрен, хезмәт юлларын гаилә альбомындагы фотосурәтләргә карап еш искә төшерәләр, истәлекле мизгелләрне барлыйлар.
Фотолар Мирный мәдәният йортыннан җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев