Зәйдә бу елда туган беренче баланы өйгә озаттылар
Бүген Зәйнең бала тудыру йортыннан агымдагы елда районыбызда туган тәүге сабыйны өенә озату тантанасы булды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Ревина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина, үзәк дәваханә баш табибы Айдар Фатыйхов Кадыйровлар гаиләсенә иң изге теләкләрне юлладылар.
— Гаиләдә яңа кеше барлыкка килү зур шатлык. Сезгә һәм сабыегызга ныклы сәламәтлек, күркәм гомер телибез. Сабыегыз районыбызның, илебезнең горурлыгы булып үссен, — диде Светлана Юрьевна гаилә башлыгы Илнар Кадыйровка улының туу турындагы таныклыгын һәм акчалата бүләккә сертификат тапшырып.
Барфина һәм Илнар Кадыйровлар гаиләсендә кечкенә Динар - өченче бала. Аңа кадәр күркәм гаиләдә инде ике кыз үсеп килгән. Олысы Азалиягә 15, уртанчысы Амалиягә 9 яшь. Кызлар кечкенә энеләре тууга бик шатланганнар, инде баланы бергәләп тәрбия кылу турында да сүз куешканнар. Ә исемне малайга әти кеше сайлаган.
— Үземнең исемем Илнар булгач, аваздаш булсын дип Динар исеменә тукталдым. Тормыш иптәшем ул бүләк итүгә, исем сайлау хокукын миңа бирде. Малайлы булуга бик сөендем. Күңелне бер үк вакытта горурлык хисе дә, җаваплылык та били. Сау-сәламәт булып үсүен телим, — ди йөзеннән елмаю китмәгән ата кеше.
Динар район үзәк дәваханәсенең бала тудыру йортында агымдагы елда тәүге бала буларак 6 гыйнвар көнне дөньяга аваз салган. Әни кеше улының вакыттан иртәрәк тә тууын әйтә.
«Улыбыз ашыгыбрак та туды. Иң мөһиме сәламәт. Авырлыгы 3240 грамм. Беренче кат аваз салу мизгелләре әле дә колагымда яңгырап тора. Үзем декрет ялына кадәр балалар белән „Кызыл калфак“ балалар бакчасында эшләгәч, бала тәрбияләүдә авырлыклар күрмим. Шәхсән үзем гаиләдә икенче бала булдым, ирем өч балалы гаиләдә төпчек малай », - дип сөйли Барфина ханым.
Гомумән, район 2024 елда инде биш бала туган, шуларның икесе район үзәк дәваханәсендә дөньяга аваз салган.
— Әниләр һәм сабыйлар өчен бала тудыру йортыбызда барлык кирәкле медицина чаралары да бар. Без мондый шатлыклы мизгелләрне ел дәвамында күп гаиләләр белән уртаклашырга әзер, — диде бала тудыру бүлеге мөдире Виталий Егоров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев