Улларын үз үрнәкләрендә тәрбияләүче гаилә
Матур гаиләләр — районыбыз бизәге. «Гаиләбез белән сайлауга» Бөтенроссия проектында катнашучы Куличковлар гаиләсе өч улын да үз үрнәкләрендә тәрбияли.
Максим һәм Елена 2007 елның 21 июлендә гаилә учагын тергезгәннәр. Бүген инде аларның өч улы — Артемий (14 яшь), Арсений (11), Матвей (5) үсеп килә.
— Без Максим белән уртак дусларыбызның туенда таныштык, шуннан башланган дуслык акрынлап мәхәббәткә әверелде. Аның белән бергә буш вакытларны уздыру миңа һәрчак ошый иде. Без еш кына табигать кочагында булырга, күп сәяхәт итәргә яратабыз. Безнең бу гадәтебез улларыбызга да күчте, алар да сәяхәтләрне көтеп алалар, — ди Елена Степановна, елмаеп.
Елена үзе «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә хезмәт куя. Социаль ярдәмгә мохтаҗларга булышу аның күңел халәтенә туры килә, ул әйләнә-тирәдәгеләрнең һәрчак бәхетле йөзен күрергә тели. Спорт, мәдәни чараларның уртасында кайный.
Ә гаилә башлыгы Максим Георгиевич — хәрби хәрәкәтләр ветераны, бүгенге көндә ГРЭСта хезмәт куя. Предприятиенең спорт чараларында актив катнаша, аеруча җиңел атлетикада уңышларга ирешә. Ул гаиләсен тәмле ризыклар әзерләп куандырырга да ярата.
«Юкка гына ир-ат кагылган ризыкка фәрештәләр канатын җәя, дип әйтмиләрдер, Максим өстәл корса, без аннан тиз генә аерыла алмыйбыз», — ди, шаяртып, Елена.
Артемий белән Арсений шәһәрнең 7нче мәктәбендә укыйлар. Олысы футбол һәм йөзү белән бик актив шөгыльләнә, ә уртанчылары фотография ясауга хирыс, хәтта Бөтенроссия фотосәнгате бәйгеләрендә уңышлы катнаша. Ә кечкенә Матвей «Уймак кыз» балалар бакчасында тәрбияләнә.
Куличковлар гаиләсе — «Экояз-2016» бәйгесенең «Экогаилә» номинациясе җиңүчеләре, гаилә эстафеталарында, чаңгы ярышларында, веломарафонда алар һәрвакыт алгы сафта. Быел Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында «Бөтен гаилә белән» дип исемләнгән проектта ГТО нормативларын тапшыруда катнашалар. Гаиләләре белән төрле концерт, театр-ларга яратып йөриләр.
— Без ирем белән улларыбызны мәхәббәт һәм ихтирам аша тәрбиялибез. Үз үрнәгебездә өлкәннәргә хөрмәтле, ярдәм кирәк булганнарга игътибарлы итәргә тырышабыз, Ватанны яратуны сеңдерәбез, чөнки алар киләчәктә безнең саклаучы, яклаучыларыбыз, — ди әни кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев