Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Россиядә - Гаилә елы

Тырыш гаилә — Сәвәләй күрке

Бу көн тагын бер кат безгә якыннарыбызга игътибар күрсәтергә, аларның безнең тормышыбызда нинди әһәмияткә ия икәнлекләре турында уйланырга этәргеч бирә.

«Сәвәләй авылында да матур итеп яшәүче, үрнәк итеп куярлык гаиләләр бик күп. Шуларның берсе — Рябовлар. Григорий Петрович белән Елена Павловна Сәвәләй авылының иң матур урамнарының берсе Котовский урамында яшиләр. Алар тырыш, уңганнар, барысына үз хезмәтләре, үз көчләре белән ирешкәннәр», — ди авыл мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.

Елена белән Григорий 1990 елда танышалар, мәхәббәтләренең ныклыгын сынаган пар бер елдан Чаллы шәһәрендә язылышалар. Әмма туган якның ямьле саф һавасы, челтерәп аккан чишмә суларын сагына алар. Озак уйлап тормыйча, 1992 елда яшь гаилә Сәвәләй авылына — төп йортка кайтып төпләнә. Төп йортта Григорийның әнисе белән 25 ел бергә яшиләр.
Тату, тырыш гаиләдә өч ул үсә. Олы уллары Роман бүгенге көндә нефть тармагында хезмәт куя. Уртанчысы Данил һәм кече уллары Никита Чаллы шәһәрендә эшлиләр.

Григорий Петрович бүгенге көндә лаеклы ялда. Елена Павловна СМП оешмасында хезмәт куя. Авыл җирендә көн күрүче бик күпләр кебек, Рябовлар да маллар, кош-корт асрый, бәрәңге утырталар, җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерәләр һәм тормышларын үз тырышлыклары белән алып баралар.

«Иң зур бәхетебез — балаларыбыз һәм оныкларыбыз. Без аларның яратуын, җан җылысын һәм ярдәмен тоеп яшибез. Ә инде безнең ярдәм кирәксә, чын күңелдән шатланып булышабыз. Туган җиребездә, үз авылыбызда, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез туфрагында яшәвебез белән дә бәхетле без», — ди Григорий белән Елена Рябовлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев