Тату гаилә — ил күрке
Агач — яфрагы, кеше — гаиләсе белән матур, диләр. Кешенең иң зур бәхете — аның гаиләсе.
Бер-береңә ихтирам, үзара аңлашу, мәхәббәт, тугрылыкка корылган гаиләләр hәрвакыт нык hәм бәхетле була. Бу сыйфатлар шәһәрдәшләребез Гөлназ һәм Фәнис Юнысовларга бик тә туры килә. Бер кыз, бер ул үстерүче бу гаилә шулай ук Зәебез күрке.
Фәнис күп еллар инде Зәй районы эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә. Бу һөнәр кешеләре авыр, мөһим эшне башкаралар, явызлык белән көрәш алып баралар һәм бәлагә тарыганнарга һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торалар. Шуңа күрә алар безнең яклаучыларыбыз, иминлегебезне саклаучыларыбыз. Фәнис хезмәтенә тулысынча бирелгән кеше. Ә буш вакытларында ул балык тотарга ярата.
Гөлназ — маникюр остасы булып эшли. Маникюр остасы — тырнакларны, кул тиресен һәм тырнак белән каплауны карау буенча махсуслашкан һөнәр иясе. Ул тырнакларны бизәү һәм карау белән бәйле төрле процедураларны башкару өчен кирәкле белем һәм күнекмәләргә ия. Үз эшен бик ярата. Буш вакытларында төрле тәмле ризыклар пешерергә ярата. Минем әнинең кулинар таланты бар ди кызлары Камилә.
Камилә татар гимназиясенең 4 сыйныфында укый. Бик тырыш, акыллы кыз. Камилә математика белән физкультураны ярата. Укудан тыш баскетбол һәм рәсем түгәрәкләренә йөри.
Кече уллары Дамир әлегә «Алтынчәч» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнә.

«Зур үскәч көчле, гаиләмнең яклаучы буласым килә, шуның өчен кечкенәдән көрәш түгәрәгенә шөгылләнергә йөрим» — ди, Дамир.
Бакчада нинди генә ярыш булсада Дамир беренчеләрдән булып катнашам дип кенә тора.
"Без хайфаннарны бик яратабыз. Шуңа да ике этебез безнең гаиләнең чын дуслары. Немец овчаркалары токымыннан булган җан ияләре шаян, әмма шул ук вакытта искиткеч яхшы сакчыла«,- ди гаилә башлыгы Фәнис.
«Ял көннәрен без гаиләм белән бергә үткәрергә тырышабыз. Кинога барабыз, паркта йөри яки бассейнга бара алабыз. Безгә беркайчан да бер-беребез белән күңелсез түгел. Мин үз гаиләмне бик яратам», — дип сүзгә кышыла Гөлназ да.
Юнысовлар гаиләсе ял көннәрендә авылга әби-бабайга кайтып, йорт эшләрендә булышырга, өлкәннәр белән кич утырырга да ярата.
Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул — йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни — йортның тоткасы, ә балалар — аның көзгесе, — дигән девиз астында яши Юнысовлар.
Лариса Мөхетдинова, Гөлназ Хөснетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев