Тату гаилә — ил байлыгы
Өч йөз елдан артык тарихы булган районыбызның Куш-Елга авылы үзенә генә хас яшәү рәвешен, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап, аңа тугры булып, буыннан-буынга күчереп яшәүче гаиләләре белән аерым игътибарга лаек.
Авылыбызның «йөзек кашы» булган бәйрәме — Ашыт җыенында, мәсәлән, җирлекнең бер генә гаиләсе дә читтә калмый. Берәүләр матди яктан ярдәм итсә, икенчеләре бәйрәм үткәрү урынын әзерли. Бу чорда авылның иҗади тормышы гөрләп тора, кушъелгалыларның ерак әби-балаларыннан килгән кәсебе булган палас сугу шөгыле алгы планга куела, кичке уеннар яңара, гармун моңы агыла. Менә шундый бәйрәмнәрнең уртасында кайнаучы гаиләләребезнең берсе — Розалия һәм Данил Әхәтовлар.
Розалия — төп Куш-Елга авылы кызы, ә Данил — Мөслим якларыннан. Алар озак еллар Чаллы шәһәрендә яшәп, ике кыз үстергәннәр. Розалия китапханәче һөнәрен үзләштергән, Данил — эретеп ябыштыручы. Ул 28 ел дәвамында «Чулмангазпром» оешмасында эшли. 2020 елда Розалиянең әнисе авырып китү сәбәпле, аны тәрбия кылу нияте белән бу пар Куш-Елгага кайтып төпләнә. Розалия авыл китапханәсендә эшли башлый. Ул авылдагы һәр гаиләнең якын дус-тына әйләнде. Китапханәгә йөри алмаган өлкәннәрнең үзе өйләренә барып йөри. Газета-журналлар, китаплар алып килә, әле күчтәнәч булыр дип, чәй, тәм-томнар да алып барудан авырыксынмый. Куш-Елга авылы балалары исә Түбән Биш мәктәбенә йөреп укый, алар да мәктәптән кайтышлый ук Розалия апалары янына кереп, яңа китаплар белән танышалар, төрле чараларда катнашалар. Кыскасы, ул авыл балалары өчен икенче әнигә әверелде.
Авыл халкы да Розалия үткәргән төрле уку конференцияләренә, әдәби кичәләргә теләп йөри китапханәгә. Киң күңелле булганлыктан, кечкенә генә авылда ул күп укучылар җыя алды.
«Аллага шөкер, укучыларым күп», — ди Розалия.
Данил исә хезмәтен дә, хуҗалыгын да алып барырга өлгерә, әле авылның иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Куллары «алтын», белмәгән эше юк. Ул Куш-Елга кияве генә түгел, авыл улына әйләнде. Чистарту эшләрен башлап йөрү кирәкме, зиратны карап тотумы, мәдәни чараларда катнашумы — ул һәрчак башлап йөрүчеләрдән.
Әхәтовлар үзләренең йорт-җирләрен төзекләндереп, мал-туар, кош-корт үрчетеп, бакча үстереп, авылыбызның тырыш, күркәм, үрнәк гаиләсе булып яшиләр. Аларның бүген горурлыклары, олы бәхет чыганаклары — ике кызлары бүләк иткән сигез оныклары. Илебездәге Гаилә елы барышында аларны без яшь гаиләләргә үрнәк итеп куябыз. Розалия китапханәдә үзе дә әлеге темага күп чаралар оештыра. Үзләре дә «Гаилә елы-2024» онлайн район фестивалендә катнашып, олы игътибарга лаек булдылар. Күптән түгел генә узган «Без тарихта эзлебез» рес-публика шәҗәрәләр фестиваленең муниципаль этабында да матур чыгыш ясадылар. Анда Розалия чыгышында менә шундый юлларны җиткерде:
«Без кабызган утлар сүнмәсеннәр,
Һаман балкып, янып торсыннар.
Тату гаиләм, бу йолалар
Гомер байлыгыбыз булсыннар».
Флүсә Габделхакова, Куш-Елга мәдәният йорты директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев