Заинск-информ 16+
Рус Тат
Россиядә - Гаилә елы

Куш-Елгадан Мөхәммәтдиновлар 62 ел үрнәк-тату гаилә булып гомер кичерәләр

Кешенең иң зур бәхете — аның гаиләсе. Бер-береңә ихтирам, үзара аңлашу, мәхәббәт, тугрылыкка корылган гаиләләр hәрвакыт нык hәм бәхетле була.

Куш-Елга авылы озак еллар үрнәк, тату булып яшәүче, тырыш балалар үстерүче гаиләләргә бай. Мәдәният хезмәткәрләре аларны барлап, ел дәвамында аларның һәрберсе турында сөйләргә булган.

«Авылыбызның йөзек кашы — 62 ел бергә гомер итүче Гыйльметдин абый белән Гөлүсә апа Мөхәммәтдиновлар. 1962 елның 1 гыйнварында узган туй көннәрен алар кичә генә булган кебек искә алалар. Бүген уллары Равис, кызлары Алия, Зөлфияләре гаиләләре турында сөенеп, зур горурлык белән сөйлиләр. Инде 6 онык, 7 оныкчык сөябез, ди алар. Ике як әниләрен — Дөрия апа белән Хөбҗамал апаны да кадер-хөрмәт белән тәрбияләп, хәер-фатихаларын алып соңгы юлга озаттылар», — ди әлеге гаилә турында Куш-Елга мәдәният йорты директоры Миләүшә Шәрипова.

Уйлап карасаң, 62 ел — үзе бер кеше гомере! Бүгенге бәхетле картлыкларына кадәр аларга тормышның ачысын-төчесен татырга да туры килгәндер. Шуңа да карамастан, Гыйльметдин абый белән Гөлүсә апа күңелләрендәге илаһи матурлыкны, яшәү ямен җуймаган. Икесенең дә балачагы тормышның авыр елларына туры килә. Икесе дә кечкенәдән үк хезмәттә чыныгып үсәләр.

Бүгенге көндә Мөхәммәтдиновлар Куш-Елгада матур, күпләрне сокландырырлык тормыш итеп, газиз балалары, әби-бабай нигезенә сукмакны суытмаучы онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтен, сөенечен тоеп яшиләр.

«Әниләребезнең хәер-фатихасы, догалары бүгенге көнгә кадәр безне бәхетле парлар итеп яшәтә», — ди Гөлүсә апа.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев