Куш-Елгада гаилә бәйрәме узды
Куш-Елга авылы мәдәният йортында Гаилә елы уңаеннан бәйрәм кичәсе оештырылды.
Куш-Елга авылы озак еллар үрнәк, тату булып яшәүче, тырыш балалар үстерүче гаиләләргә бай. Мәдәният хезмәткәрләре ел дәвамында аларның һәрберсе турында сөйләячәк.
«Гаилә бәйрәмендә игелек, җылылык, мәхәббәт һәм традицион гаилә кыйммәтләренә хөрмәт атмосферасы хөкем сөрде. Бу тагын да бер тапкыр гаиләләребезнең һәрберебез өчен көч ала, тынычлык, ярдәм һәм яклау-илһам таба торган чыганак булуын исбатлады», — ди мәдәният йорты директоры Миләүшә Шәрипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев