Заинск-информ 16+
Рус Тат
Россиядә - Гаилә елы

«Күкчәчәк» бакчасында гаиләнең мөһимлеген кечкенәдән өйрәнәләр

Чара 15 май-Халыкара гаилә көне уңаеннан узды.

Гаилә көне һәр кешегә кагылышлы якты бәйрәмнәрнеӊ берсе. Гаилә тормышыбызда һәрберебез өчен иӊ мөһим урынны алып тора. «Күкчәчәк» балалар бакчасында матур, тату, талантлы гаиләләр белән бәйрәм үткәрү традициягә кереп бара.

Нәрсә соӊ ул гаилә? Гаилә-ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аныӊ төп бурычы-балалар үстерү, аларга лаеклы белеем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкь менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянеӊ беренче дәресләрен ала. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

Бәйрәм кызыклы уеннар, табышмаклар белән бергә үрелеп барды. Шаяртулар, көлүләр бәйрәмдә шатлыклы атмосфера тудырды. Балалар бик күп уӊай эмоцияләр алды. Кешенеӊ иӊ зур бәхете-аныӊ гаиләсе.

фотолар «Күкчәчәк» балалар бакчасыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев