Иске Зәйнең зөбәрҗәт юбилярлары
10 октябрьдә Иске Зәйдә гомер итүче Маргарита белән Михаил Ивановлар бергә яши башлауларына 55 ел тулуны — зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.
Алар бу истәлекле бәйрәмнәре белән «Маяк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Лугинина өйләренә барып тәбрикләде.
-Ивановлар «Маяк» үзидарәсенә караган урамда яшиләр. Районда аларны белмәгән кеше юктыр: бу сөйкемле парны зәйлеләр бик хөрмәт итә, якыннары ярата, балалары олылый. Үзидарәбез территориясендә тугрылык, сабырлык белән тигез гомер итүче, күпләргә өлге булырдай мондый парның яшәве сөендерә. Алар 55 ел элек кабызган гаилә учаклары сүндермичә матур гомер кичерәләр, — ди Светлана Николаевна.
Маргарита Алексеевна гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, ә Михаил Егоровичның хезмәт юлы нефть сәнәгате белән бәйле.
-Мин ул вакытта үзәк кассада эшлим инде. Укырга керергә документларны биргән идем, ул көнне мине нефтьчеләр белән походка барырга күндерделәр. Походта Михаилны очраттым да барлык тормышым шуннан үзгәрде. Һәм без 55 ел бергә бер тормыш юлыннан атлыйбыз, — дип искә ала танышкан вакытларын Маргарита Алексеевна.
-Һәм 55 ел әлеге поход дәвам итә, — дип көлеп сүзгә кушыла Михаил Егорович.
Ивановларның иң яраткан шөгыле — чәчәкләр үстерү. Аларның гөлбакчалары районда уздырылган конкурста ике мәртәбә беренче урынны алган, ә бер тапкыр өченче урынга чыкканнар.
Ивановлар гаиләсендә өч бала — Михаил, Татьяна, Любовь үскән. Ивановларның зур һәм тату гаиләсе шатлык һәм сынауларны уртаклашып, бер-берсенә терәк, куаныч булып яши белүләре белән бәхетле.
Фото «Маяк» үзидарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев