Заинск-информ 16+
Рус Тат
Россиядә - Гаилә елы

Иске Зәйнең тырыш, үрнәк гаиләсе

Ирле-хатынлы Захаровлар Зәйнең тәгәрмәчләр заводында хезмәт куялар. Венера Хәнифовна — майлаучы, Сергей Владимирович электрик булып эшли.

Төрле функцияләр башкару сәбәпле, эш урынында сирәк очрашсалар да, ир белән хатын теләсә нинди ситуациядә бер-берсенең ярдәменә өмет итә алуларын һәрвакытта да белеп торалар.

Захаровлар — тату, бәхетле гаилә үрнәге. Бер өлкәдә эшлиләр, бергәләп балалар, оныклар тәрбиялиләр һәм бер-берсен хөрмәт итеп, үзара аңлашып яшиләр. Гадәти эш көненнән соң алар яңалыклар белән уртаклашырга һәм көн дәвамында булган вакыйгалар турында гәпләшергә яраталар. Венера ханым заводта — 29, Сергей Владимирович 40 ел хезмәт куя.

Булачак ир белән хатын 1987 елның 1 гыйнварында Иске Зәй клубында Яңа ел маскарадында танышалар. Очраклы танышу яшьләр тормышына мөһим вакыйга буларак кереп кала. Сергей беренче караштан ук Венерада үзенең булачак тормыш иптәшен күрә. Һәм мәхәббәтләренең ныклыгын сынаган егет белән кыз тугыз айдан туй итәләр. Венера — зирәк акыллы, кайгыртучан хатын һәм әни.

-Захаровлар безнең «Продвижение» территориаль иҗтимагый үзидарәсенә караган Горький урамында яшиләр. Алар — үзидарәбездә яшәүче тырыш, тату, үрнәк гаилә. Хуҗаларның нинди булуын капка төбеннән аңлап була, диләр бит. Аларның йорты әллә кайдан нур чәчеп тора, бакчалары гөл-чәчәкләргә күмелгән. Биредә һәр чәчәк аерым бер зәвык белән утыртылган, — ди «Продвижение» үзидарәсе рәисе Олеся Пукаева.

Захаровларның аерым горурлыгы — ике балалары, алты оныклары. Ныклы, тату гаилә — бәхетнең нигезе. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, мәхәббәттә яшәгән парлар, hәрвакыт күңелдә хөрмәт hәм соклану уята.

Фотолар гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев