Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Россиядә - Гаилә елы

Яшьнәп яши безнең Насыйровлар

«Иҗади гаилә – ил бизәге» сәхифәсе кысаларында Югары Мәлем мәдәният йорты хезмәткәрләре авылның мәдәният тормышында актив катнашучы гаиләләр турында сөйли.

Чираттагы талантлы гаилә – Ландыш белән Илназ Насыйровлар. Насыйровлар бер-берсен хөрмәт итеп, башкаларга үрнәк булып яшиләр. Дөресрәге, яшиләр генә түгел, яшьниләр! Бик актив тормыш алып баралар алар, бер минут вакытларын да заяга уздырмыйлар. Икесе дә – укытучы, эшләрендә үрнәк, һәрвакыт макталып торалар, ихаталары ялт иткән, бакча чәчәккә күмелгән, төрле бәйге, конкурсларда да даими катнашалар. Алар спортта да, сәнгатьтә дә беренче. ”Яшь гаилә”, “Спорт сөюче гаилә” бәйгеләрендә район һәм республикакүләмендә уңышларга ирештеләр. Уллары Фидан белән Азамат та – талантлы егетләр. ”Ел укучысы”, ”Татар егете”, ”Созвездие-Йолдызлык”, ”Авыл карлыгачлары” һәм башка бик күп төрле бәйге-ләр, спорт ярышларының җиңүчеләре булдылар. Яулаган медаль һәм диплом-нарының санын үзләре дә белмидер инде.

Мәдәният йортының иң талантлы артистлары да алар, алардан башка клубта бер чара да узмый. Җырлыйлар да, бииләр дә, нәфис сүз осталары да, спектакльләрдә матур-матур образлар тудыралар.

Гаиләләре белән табигатьтә ял итәргә, балыкка, җиләк-гөмбәгә йөрергә яраталар, илебезнең төрле почмак-ларына сәяхәт итәләр. Бу матур гаиләгә сәламәтлек, иҗат уңышлары теләп калабыз.
 
Миләүшә Хәйруллина, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев