Һәръяктан үрнәк
Гаилә — җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге.
Гаиләнең төп бурычы — балалар тәрбияләү.
Бала тирә-якны танып белергә иң башлап гаиләдә өйрәнә. «Оясында ни күрсә, очканда шуны күрер» дигән мәкалебез дә шуннан килә. Һәркем баласын итәгатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле, ихтирамлы итеп тәрбияләргә тели. Шәһәрдәшләребез Әнисә белән Илшат Әхтәмҗановлар — шундый гаиләләрнең берсе. Гаилә башлыгы Илшат —Зәй районы Аксар авыл егете, Әнисә — Мамадыш районы Түбән Яке авылы кызы.
Илшат күп балалы гаиләдә үскән, үзе хәзер өч бала әтисе. Әтисе Рәиc, әнисе Гамилә икеседә Аксар авылында «Зәй» агрофирмасында эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Апасы Зәй дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли, игезәк сыңары Илфат ГРЭСта хезмәт куя.
Илшат 2007-2010 елларда Зәй политехник көллиятендә беренче һөнәри белемен ала, уку йортын кызыл дипломга тәмамлый. Шушы ук елны алар энесе Илфат белән армия сафларына алыналар, Түбән Новгород өлкәсенең Саров шәһәрендә хезмәт итәләр. Илшат Казан дәүләт энергетика университетында читтән торып белем ала, хәзерге вакытта магистратураның икенче курсында укый. Алдагы тормышында эш урынында югары үрләр яуларга ниятли.
Илшат 2011 елдан ГРЭСта электромонтер булып эшли.
Әнисә гаиләдә уртанчы кыз булып туган. Әтисе Рәшит гомер буе умартачы булып эшләгән, әнисе Әминә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан. Әнисәнең бертуган апасы һәм энесе бар. Әнисә һөнәре буенча шәфкать туташы, ул белемен Алабуга шәһәренең медицина көллиятендә ала. Укып бетергәч ике ел Чаллы шәһәрендә эшли. 2017 елда тормыш иптәшен очраткач, Зәй шәһәренә кайта һәм үзәк дәваханәдә шәфкать туташы булып эшли. Әнисә пешеренергә бик ярата, яңадан-яңа рецептлар табып аларны камилләштерә, үзенчә матур итеп бизәп тә куя.
Илшат белән Әнисә өч ул үстерәләр. Данир белән Самир — игезәк малайлар, алар безнең «Алтынчәч» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөриләр, кече уллары Кәрим әлегә әнисе белән өйдә, бакчага барырга әзерләнеп йөри. Данир белән Самир җырга, биюгә бик оста егетләр. Алар бик матур итеп саф татарча сөйләшә. Бакчада үткән барлык чаралар да алар катнашыннан башка үтми. Бик күп конкурсларда катнашып күп җиңүләр яуладылар. Данир шахмат түгәрәгенә йөри, шулай ук бик күп ярышларда катнашып күп җиңүләр яулый.
Самир күбрәк вакытын әнисе белән уздырырга ярата. Кухняда әнисенә камыр ашлары пешерергә ярдәм итә. Авылга кайтса бабасына маллар карарга булыша, авылда вакытта тавык йомыркасы җыю Самир өстендә, ди бабасы.
Әхтәмҗановлар — спортка гашыйк гаилә, балалар бакчасындамы ул, шәһәр күләмендәме барлык ярышларда да актив катнашалар һәм һәрчак призлы урыннар алалар. Малайлар әтиләре белән балык тотарга бик яраталар.
Әхтәмҗановларның алга планнары балаларының якты киләчәген булдыру өчен тырышып эшләү, аларга үрнәк, ныклы терәк булу.
Халкыбызда гасырлар тирәнлегеннән үк килә торган иң гүзәл сыйфатларның берсе — балага һәр эштә үрнәк күрсәтү, узара мөнәсәбәтләрдә ягымлы, тыйнак булу. Әйе, һичшиксез, бала иң элек әти-әни үрнәгендә тәрбияләнә. Бала күнеле — уңдырышлы туфрак белән бер. Шул туфракка ни чәчсәк, шуны җыеп алырбыз, — ди Әхтәмҗановлар.
Лариса Мөхетдинова, Гөлназ Хөснетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев