Гөлүзә Хамматова: «Әни булу — зур бәхет ул»
Ноябрьнең соңгы якшәмбесе илебездә Әниләр көне буларак билгеләп үтелә.
Бөек әдип Һади Такташ әйткәнчә, хатыннарның бөтен матурлыгы, бөтен күрке – Ана булуда!
Әни булу теләге көчле булган Гөлүзә ханым Хамматова да бу шигъри юлларны еш кабатларга ярата. Гомерлек тормыш юлдашы Рөстәмне очраткач та, алар тиз арада гаилә корып, бер-бер артлы Азалия белән Камилгә гомер бүләк итәләр.
“Минем әни булу теләгем шулкадәр көчле иде, урамда очраган сабыйлар башыннан да сыйпап үтү гадәтем барлыкка килде. Хәзер балаларым – йөрәк парәләремә мөмкин булганның барасын да биреп, Рөстәмем белән бергәләп аларның киләчәктә безнең горурлыгыбыз булакчакларына ышанып яшибез”, – ди Гөлүзә ханым.
Бүгенге көндә Хамматовлар гаиләсе районыбызның Әхмәт авылында үзләре төзегән яңа йортта гөр килеп яши. Рөстәм – Башкортстан якларыннан, алар Гөлүзә белән кыз егет яшәгән район үзәгенә кунакка кайткач таныша.
“Бер күрүдә гашыйк булу шулдыр инде ул. Гөлүзә мине әсир итте. Ул вакытта Чаллыда эшләп йөргән кыз янына мин дә килеп төзелешкә эшкә урнаштым. Озак та үтми гаилә кордык. Тик мине авыл тормышы, үз йортыбыз белән яшәү теләге ымсындырып торды. Минем бу теләгемне аңлап, Гөлүзә Әхмәткә кайтып йорт салырга тәкъдим итте. Безнең балаларыбыз да әниләре туган нигездә тәүге авазларын салды. Чөнки башта үз йортыбызны төзегән чорда тормыш иптәшемнең төп нигезендә яшәп тордык”, – дип елмая Рөстәм.
Дүрт балалы ишле гаиләдә үскән Гөлүзә әти-әниләренең аларны йомшак тәрбияләүләрен әйтә. Ана назы дигән шул йомшаклыкны ул үз балаларына да бирергә тырыша.
“Тик мин әни кебек үк йомшак түгелмен. Балаларга бераз кырысрак та булырга туры килә. Әмма аларның тырыш, актив булып үсүләре куандыра. Камил дә, Азалия дә мәктәптән соң, Зәйгә музыка мәктәбенә йөриләр. Берсе – баянда, икенчесе аккордеонда уйный. Җырларга да бик яраталар, һәртөрле мәдәни чараларда катнашып киләләр. Без балаларны тырыш булырга өйрәтәбез. Үзем еш кына әтиләрен үрнәк итеп куям. Рөстәмнең кулыннан килмәгән эше юк. Ул үзе балта остасы да, ташчы да, тимер-металл эшләрен дә булдыра. Йортыбызны да үз куллары белән тергезде”, – дип мактый кадерлеләрен Гөлүзә Хамматова.
Гаилә гел эшләп кенә яши икән дип уйлый күрмәгез, алар табигать кочагында бергәләп ял итәргә дә яраталар. Җиләк, гөмбә җыялар, балык тоталар, Татарстан һәм Башкортстанның истәлекле-тарихи урыннарын гизәләр.
Әле бу көннәрдә генә Хамматовлар гаиләсе “Тарихта без эзлебез” республика гаилә династияләре фестиваленең муниципаль этабында катнашып, өченче урынны яуладылар. Без аларга алга таба да бер-берләренең кадерен белеп, тормыш ямен тоеп яшәүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев