Заинск-информ 16+
Рус Тат
Россиядә - Гаилә елы

Гаиләнең ныклыгы — килешеп яшәүдә

Шушариннар «Гадилектә — матурлык» девизы белән яши.

Бу дөньяның һәр көненә, кемгәдер ярдәм итә алуларына шатланып, гаилә агачы төбенә хөрмәт, аңлашу, сабырлыкны салып яши Шушариннар.

Гаилә башлыгы Дмитрий Владимирович — рус милләтеннән, Әлмәт шәһәрендә, ә хуҗабикә Рәйсә Рәис кызы — татар, Сарман якларында туып үскән. Әңгәмәбезнең башында ук мине кызыксындырган «әти-әнисе рус киявен ничек кабул итте икән», дигән сорау булды.

— Булачак иремне әти-әнием бик җылы кабул итте. Аны яратмас-ка мөмкин дә түгел. Ул — бик игелекле, ачык, эшчән, гаилә җанлы, ипле кеше. Үзенең күңел җылысын башкаларга да тарата. Беренче очрашуда ук мин аның чын ир-ат икәнлеген аңладым.

— Кайбер катнаш гаиләләрдә балага исем кушудан каршылык-лар килеп чыга башлый. Сездә андый каршылыклар булмадымы? — дим Рәйсә ханымга.

— Юк, ул никахлашуга да каршы килмәде. Ә балаларга исем кушканда, ул нинди исем тели шулай булды (Динә, Лена, Максим). Бер-беребезгә каты бәрелгән дә юк, дисәм, ялгыш булмастыр. Тормыш булгач, төрле чаклар була, мин тузынганда, ул каядыр югалып тора, аның кәефе юк чакта, мин аны борчымыйм.

— Рәйсә ханым, син гел иреңне генә мактап утырасың. Үзең турында да сөйлә әле.

— Без өч бала (ике абыем һәм мин) әти-әниле бик тату гаиләдә үстек. Алар безгә гаилә кору серләрен дә, тормышта ничек яшәргә кирәклеген дә аңлаттылар. Әниебез гайрәтле кеше булса, әтиебез ипле, йомшак күңелле булды. Безне бик яратып үстерделәр, тавыш күтәрмәделәр. Бервакытта да бер-берсенә каршы килмәделәр, килешеп яшәделәр. Миндәге бөтен яхшы сыйфатлар әниемнән күчкән. Әнием шикелле пешерергә яратам.

Әңгәмәбезне сабыр гына тыңлап утыручы Дмитрийның карашында ярату гына түгел, тулы ышаныч та, якты киләчәк турында канатлы хыяллар да чагыла. Әкрен генә аның янындагы урындыкка күчеп утырам. Минем сораулы карашымны сизепме, ул үз сүзен башлап җибәрде:

— Гап-гади гаилә бит инде без. Башкалар шикелле яшибез, эшлибез, балалар үстерәбез, — диде ул тыйнак кына, газетага язарга теләгәнемә кыенсынып.

Бераз гына тынлыктан соң, сүземне дәвам иттем: «Дмитрий Владимирович, син шәһәр егете, рус милләтеннән, Рәйсә — татар, авыл кызы, кайсы ягы белән үзенә каратты соң ул?» — дим, кызыксынып.

Гадәттәгечә, акыллы, сабыр дигән сыйфатларын санап китәр дип көтеп торганда, аз сүзле һәм бормаланып тормый торган ир турыдан бәрә: «Чибәрлеге белән! Күңелемдә хәзер дә көнләшү хисе яши», — ди ул. Ир-ат күз белән, хатын-кыз колагы белән ярата дип әйтүләре шулдыр инде.

Тормышны шулкадәр яратучы, урап узу юлларын эзләмичә, авырлыкларның уртасыннан ерып баручы көчле рухлы, бер юнәлештә атлап баручы, бер фикердә яшәүче Рәйсә һәм Дмит-рий Шушариннар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Балаларны орып-сугып түгел, йомшаклык, мәхәббәт белән тәрбиялиләр. Җылы, матур сүзләрен кызганмыйлар. Иң беренче тәрбияне, бакча-мәктәп түгел, гаилә бирә дигән фикердә алар.

— Әти-әниебез — безнең өчен җир йөзендәге иң яхшы кешеләр. Алар безгә тормышта үз юлыбызны табарга киңәшләрен бирәләр. Кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтәләр, хезмәт һәм игелек аша тәрбиялиләр, — ди быел гына Казан авиация институтын тәмамлап, инженер-механик белгечлегенә диплом алып кайткан олы кызлары Динә.

Икенче кызлары Лена быел Чаллы педагогика институтына укырга керергә җыена. «Әле мин иң рәхәт җирдә — тәмле ризыклы өйдә, әти-әнием янында», — ди V сыйныфта укучы уллары Максим.

«Әйтте исә эшли торган, максатына ирешү юлында нинди генә авырлыкларга да бирешмичә, бетмәс-төкәнмәс энергиясе белән башкаларны үз артыннан әйдәп баручы тынгысыз кеше ул Рәйсә Рәис кызы», — ди бергә эшләүче хезмәттәшләре.

Югары белемле, югары квалификацияле категорияле Рәйсә Шушарина 15 елга якын инде «Тату гаилә» балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшли. Андагы сабыйларны да үз балалары кебек ярата. Нәниләр белән эшләү бик ошый аңа. Алардан аерылуны күз алдына да китерә алмый. Баланың сәләтен күреп, киләчәккә барыр юлларын ачуны максат итеп куйган ул. Бүгенге педагогка үз предметын яхшы белү генә аз, заманча техника һәм технологияләр белән эш итә белергә, мәгълүмати киңлектә эшли алырга тиешлеген яхшы аңлап, үз хезмәтен намус белән башкара Рәйсә Рәисовна.

— Бәхет — тыныч ил, сәламәтлек, яраткан эшең, гаиләң булу, — ди Рәйсә ханым, бәхет турында сүз чыккач.

— Күңелеңә җылылык биреп торучы гаиләң булу кирәк. Төзегән ояң нык һәм ышанычлы булганда эшләргә көч тә, теләк тә туа, — ди ире Дмитрий да.

Рәйсә Рәисовнаның туып-үскән нигезенә дә атна саен кайтып йөри бу ишле гаилә. Бакча, йорт эшләрендә булышалар.
Миңа да аның әнисе белән очрашырга туры килде. Рәйсә ханым әнисе турында хак әйткән, җайлы кеше икән, беренче күрүдән үк күңелгә якын, сөйләшүе дә үзе бер рәхәт.

Инде 27 ел нефтьче булып эшләүче Дмитрий белән Рәйсә Шушариннарның бергә гомер итүләренә быел 27 ел була икән. Алар кылган изгелекләре белән тирә-юньгә нур чәчеп тора. «Тормыш сине ничек кенә сынамасын, нинди генә авырлыклар бирмәсен, матур итеп яшәргә тырышырга кирәк. Артыңа борылып караганда, йөзең кызарырлык булмасын», — ди алар.

Фәния Әгъзамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев