Заинск-информ 16+
Рус Тат
Россиядә - Гаилә елы

Гаиләдә дә бергә, эштә дә янәшә

Ирле-хатынлы Ләйсән һәм Артур Кузнецовлар ГРЭСта хезмәт куя.

Зәебездә туган төбәкләрендә төпләнеп калып, җирле оешма, предприятиеләрдә хезмәт куючы яшьләребез шактый. Бүгенге көндә район икътисады үсешенә җитди өлеш кертүче тырыш хезмәт ияләренә сокланмый мөмкин түгел. Шуларның берсе Кузнецовлар гаиләсе.

Ирле-хатынлы Ләйсән һәм Артур Кузнецовлар ГРЭСта хезмәт куя. Ун ел дәвамында чәчләрен чәчкә бәйләп яшәүче бу гаилә инде биш ел дәвамында коллегалар да. Алар ике кыз тәрбияләп үстерәләр.

Артур Иванович — электр цехы электромонтеры, Ләйсән Рәшитовна — химик цех лаборанты.

«Әлеге матур пар предприятиенең иҗтимагый тормышында да актив кайныйлар. Алар спорт һәм башка шундый чараларда катнашалар. Үрнәк балалар тәрбиялиләр», — ди алар турында предприятиенең кадрлар белән эшләү бүлеге башлыгы Светлана Кубышкина.

Ә үзләре Кузнецовлар бергә эшләгәч, үзара фикерләшү өчен уртак темаларның да күп булуын әйтәләр, яшь буынны үз үрнәкләрендә гаилә корырга, туган төбәктә хезмәт урыны сайларга чакыралар.

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев