Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Россиядә - Гаилә елы

Гаилә - алга барырга көч бирә

Шәһәрдәшләребез Гүзәл һәм Максим Дылевскийлар гаиләнең зур бер дөньяда бәләкәй утраучык кебек үз урынын булдырып яшәвен яхшы аңлап гомер итәләр. Бергәләп кабызган бу учак алар өчен нинди генә хәлләрдә дә җылытучы, арыган күңелләргә ял бирүче.

Дылевскийларның гаилә тарихы   2008 елның җәеннән башлана. Максим Александрович белән Гүзәл Илгизәр кызы бу мөһим, истәлекле вакыйганың һәр мизгелен күңел түрендә саклыйлар.  
Алар икесе күпбалалы гаиләдә үскәннәр, шуңа да аларны беренче көннәрдән күп балалар тавышы килеп торган матур гаилә төзү хыялы берләштерә. Максимның әти-әнисе Надежда һәм Александр Дылевскийлар өч ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Гүзәлнекеләр Айсылу ханым белән  Илгизәр әфәнде өч кыз тәрбияләп олы тормыш юлына озатканнар. 
Максим Александрович белгечлеге буенча эретеп ябыштыручы. Ул күп кенә һөнәри бәйгеләрдә җиңү яулаган. Хәзер исә зур йөк машиналарында йөк күчерү белән шөгыльләнә. Ә Гүзәл ханым югары белемле менеджер. Икенче югары белемне ул педагогика өлкәсе буенча алган. Хәзер 7нче мәктәптә музыка укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе, мәктәпнең “Бенефис” театрын җитәкли, буш вакытларында вокал, фортепианода уйнау белән мавыга.   
Максим белән Гүзәл хәзер үзләре өч малайга гомер биреп, тәрбия кылалар. Иң өлкәне Владислав тугызынчы сыйныфта укый, “Мирас” вокаль-хореография ансамблендә шөгыльләнә. Ул спорт буенча волейбол уенын үз итә. Уртанчы уллары Константин дүртенче сыйныф укучысы. Шулай ук “Азаль” вокаль-хореография ансамбленә йөри. Ә кечкенә Евгений “Алтынчәч” балалар бакчасында тәрбияләнә. Балалар өчече дә мәктәп, бакчаның иҗтимагый, мәдәни тормышында актив катнашалар. Әти-әниләре дә активлар.  
Дылевскийларның иң яраткан мизгелләре – гаилә белән бергәләп үткәргән вакытлары. Җәен алар бергәләп үзләренең шәхси участокларында эшлиләр, табигатькә чыгып ял итәләр. Кышын чаңгы, тимераякта бергәләп шуарга яраталар. Гаиләләре белән бергәләп спорт ярышларында катнашуда да аларга тиңнәр юк. Төрле сәяхәтләр ясауны да үз итә дылевскийлар. Якын киләчәктә алар бергәләр Санкт-Петербург шәһәренә барырга хыялланалар. 
“Гаиләм миңа төрле хәлләрдә зур терәк. Ул миңа алга барырга, шушы кечкенә дәүләтебез башында торырга көч бирә”, - ди Максим Александрович. 
Лариса Мөхетдинова,
Гөлназ Хөснетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев