Заинск-информ 16+
Рус Тат
Россиядә - Гаилә елы

Дарычевлар хезмәт династиясе – Зәй заводының горурлыгы

Хезмәт династияләре – һәрбер производствоның, һәрбер тармакның горурлыгы, чөнки әти-әниләре артыннан предприятиегә балалары килә, эш урынында бер буынны икенчесе алмаштыра.

Күп дистә еллар дәвамында бер һөнәргә тугрылык саклаган династияләр шактый. Алар – теләсә кайсы предприятиенең терәге.

“Аккурайд Уилз Руссиа” ҖЧШендә дә шактый алар. Шуларның берсе –Дарычевлар. Заводта Дарычевлар гаилә хезмәт династиясенең ике буыны уңышлы эшли: Евгений Николаевич һәм Елена Владимировна һәм аларның уллары Евгений Евгеньевич. Гаилә династиясенең заводта гомуми хезмәт стажы 81 ел тәшкил итә.

Елена Владимировна 1985 елда мәктәпне тәмамлагач, Зәй автоагрегат заводына эшкә урнаша. Завод каршындагы уку курсларында йөк төягеч йөртүчегә укый һәм озак вакыт шул һөнәр буенча эшли. Заводтагы үзгәрешләр сәбәпле, аннан әзер продукция складына кладовщик булып эшкә күчә. Ул гомеренең 39 елын заводка багышлаган.

Евгений Николаевич 1999 елда заводка слесарь-ремонтчы булып эшкә урнаша һәм менә 25 ел инде технологик җиһазларга хезмәт күрсәтә. Ул үзе хезмәт күрсәтә торган җиһазларны, аларны ремонтлау үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнгән, өзеклекләргә юл куймыйча, җитешсезлекләрне оператив рәвештә төзәтеп тә куя.

Уллары Евгений машина төзүчеләр техникумында һөнәри белгечлек алып, армия хезмәтен үтәп кайткач, кайда эшкә урнашу турында баш ватмый. Зәй тәгәрмәчләр заводы аны үзенә тарта. Әти-әнисе дә - предприятиенең мөхтәрәм хезмәткәрләре. 2007 елда егет заводка слесарь-ремонтчы булып эшкә урнаша. Хәзерге вакытта производстводан аерылмыйча югары уку йортында белем ала. Заводта хезмәт стажы 17 ел тәшкил итә.

Дарычевлар заводның профсоюз әгъзалары булып торалар һәм барлык профсоюз чараларында актив катнашалар. Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр.

Фотолар Дарычевлар гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев