Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Россиядә - Гаилә елы

Бибиниса апа — нәсел юлбашчысы

Уразмановлар гаиләсе — районыбыз горурлыгы.

Әниләр көне уңаеннан Дүрт-Мунча авылында Уразмановларның зур гаиләсе дә төп йортка — нәсел башында торучы Бибиниса Мөхәммәтдин кызы янына җыела.

Бүгенге көндә ул тормыш иптәше Габделханы белән өч ул, бер кызга гомер биреп, аларның тырыш хезмәттә район горурлыгы булып яшәүләренә куанып туя алмый.

«Балаларым — йөз аклыгым», — дип кабатларга ярата ул, аларның һәрберсенә аерым-аерым сөеп карап.

Ә бит монда төп үрнәк бирүчеләр Бибиниса апа белән Габделхан үзләре. Алар хезмәт юлларын туган төбәкләре колхозында эшкә багышлаган. Габделхан Уразманов 48 ел балта остасы булып хезмәт куйган. Ә Бибиниса 43 ел колхозда төрле эшләр башкарган. Бүген аларның авыл хуҗалыгы тармагындагы хезмәт юлларын уллары, кызлары дәвам итә.

Өлкән уллары Фәндүс — Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы. Ул туган авылы Дүрт-Мунча кырларында көнне төнгә ялгап эшли. Иртә яздан башланган эш аның өчен кара көзгәчә дәвам итә, ә кышын техника төзекләндерүдә. Соңгы елларда ул терлекчелек комплексында механизатор булып эшли. Гомуми хезмәт елы 44кә җиткән. «Тимер ат» иярләүгә ул — Уразмановлар гаиләсендә беренче булып керешүче. Аның үрнәгендә энеләре Хәлил белән Айрат та кыр эшләренә тартыла. Комбайнчы ярдәмчеләре булып хезмәт юлларын башлаган егетләр — бүген инде район авыл хуҗалыгы тармагы алдынгылары. Хәлил дә, өлкән абыйсы кебек, Татарстанның атказанган механизаторы, аның исәбендә 35 ел хезмәт тәҗрибәсе. Ә Айрат бөртеклеләр һәм чөгендер эшкәртү техникасында тракторчы-машинист булып 28 ел эшли.
Фәндүснең тормыш иптәше

Раушания Флүр кызы — югары белемле икътисадчы. Ул да — авыл хуҗалыгында баш хисапчы вазифасында, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы.

Хәлилнең тормыш иптәше Гөлнара Нәкыйф кызы хезмәт юлын товарлыклы-сөтчелек комплексында хисапчы-лаборант буларак башлый. 2015 елдан әйдәп баручы зоотехник итеп билгеләнә, читтән торып ветеринария академиясен тәмамлый. Аның авыл хуҗалыгында хезмәт стажы — 23 ел.

Айратның тормыш иптәше Зөлфия Сәетгәрәй кызы да — 23 ел дәвамында алдынгы бозау караучы.

Уразмановларның кызлары Әнисә Хәсәншина 2015 елдан товарлыклы-сөтчелек комплексында терлекчелектә эшли. Аның тормыш иптәше Рәмис тә 33 ел механизатор булып хезмәт куя. Аларның уллары Ирек исә, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар династиясен дәвам итеп, урып-җыю комбайнына утырган. Ул да районның алдынгы комбайнчылары арасында.

Уразмановларның авыл хуҗалыгы тармагындагы гомуми хезмәт стажын бергә кушсаң, ул 387 ел тәшкил итә. Мондый гаиләгә сокланмый мөмкин түгел. Ә Бибиниса апага күз тимәсен дип телибез, хөрмәтле әни, ак әби булып, озын-озак гомер бирсен Ходай үзенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев