Балаларга гаилә турында
Быел илебездә Гаилә елы игълан ителде. Шул уңайдан Зәйнең гражданлык торышы актларын теркәү бүлегендә еш кына тематик чаралар оештырыла.
Бүген исә ЗАГСта 3нче мәктәпнең VII сыйныф укучылары кунакта булдылар. Яшүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –берcенә, балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык торышы актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында бүлек башлыгы Гөлфия Вәлишина сөйләде. Ахырда укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев