Әтиләр көненә багышланган чара
2021 елның октябреннән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, без октябрьнең өченче якшәмбесендә әтиләрне хөрмәтлибез.
Бу көн Россиядә ата булуның әһәмиятен арттыруга һәм гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән.
Шул уңайдан Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 24 октябрьдә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар, балалар һәм аларның әтиләре өчен гаилә институтын ныгытуга, гаилә кыйммәтләрен үстерүгә, Гаилә багланышларын ныгытуга юнәлдерелгән «Әтидән дә яхшырак дустым юк» чарасы үтте. Ул Россиядә игълан ителгән Гаилә елына багышланды.
Очрашу барышында кунаклар балаларны тәрбияләүдә, тормыш тәҗрибәсен үсеп килүче буынга тапшыруда әтинең роле турында фикер алыштылар. Аннары командалар арасында «Экивоки» өстәл уенында ярышлар узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев