«Әнинең догалары белән затлы әби булып яшим»
Авыл үзенең тырыш кешеләре белән дан тота. Куш-Елга авылында да тату, үрнәк гомер итүче гаиләләр күп. Хәйретдин абый белән Вәсилә апа Гыйльфановлар — шундый гаиләләрнең берсе.
Тырыш, уңган, барысына үз хезмәтләре, үз көчләре белән ирешкән бу гаилә олы ихтирамга лаек.
Вәсилә апа — Югары Пәнәче авылы кызы. Хәйретдин абыйның бертуган апасы Югары Пәнәчегә килен булып төшкәч, яшь егет еш бу авылга кунакка бара торган була.
— Менә бит, язганы шул булгач, үзем дә аптырыйм, бер дә төшеп калганнардан түгел идем, Куш-Елга кызлары да күз кыса торганнар иде, юк шул, аларга күңел тартмады. Югары Пәнәчедә еш кына аулак өйләрдә, кич утыру, клубларда булдым. Менә ышанасызмы?! Вәсиләмне беренче күрү белән гашыйк булдым, — дип сөйли Хәйретдин абый.
Ике яшь йөрәк бер-берсен ошата һәм матур гаилә барлыкка килә. Менә инде ул вакытларга да 54 ел узып киткән. Балалар үскән, алар да күптән әти-әни булган, ә янда оныклар йөгерешеп йөри.
«Бер ул, бер кыз үстереп, бүген 4 онык, 3 оныкчык сөя Вәсилә апа белән Хәйретдин абый. Гомерләре тырыш намуслы хезмәттә үтте. Авылдашлары арасында зур хөрмәт казанды алар. Вәсилә апа каенанасы Өммеһаза белән дус-тату яшәп, аны тәрбияләп, хәер-фатихасын алып соңгы юлга озатты», — ди Куш-Елга мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Шәрипова.
— Шул әнинең догалары белән бүген мин затлы әби булып, балаларым, кияү-киленнәрем рәхмәтендә яшим. Аллага шөкер, матур яшибез, мул яшибез. Дөньяларыбыз тыныч булсын, — ди Вәсилә апа.
«Социалистик Татарстан» газетасының 1970 елның апрель ае санында Вәсилә апа турында язма да чыккан. Әлеге язмада болай дип язылган: «Чаллы районында сыер савуда да, сарык карауда да тырыш хезмәтләре белән танылган терлекчеләр байтак. Бу рәсемнәрдә сез „Якты йолдыз“ колхозы алдынгыларын күрәсез. Комсомолка Вәсилә Фәйзуллина (сулда) — сыер савучылар арасында иң яше. Эштә дә сынатмый, кичен укый да. Ә Мәрьям Рәхимова — тәҗрибәле терлекче, унике ел инде сыер сава».
Әлеге газетаны Хәйретдиновлар кадерле гаилә ядкаре итеп саклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев