«Алты бала — алты бәхет»
Хөснетдиновлар гаиләсендә балаларның иң өлкәненә — 16 яшь, иң кечесенә — 3 ай.
Әлеге мөлаем яшь ханымга карасаң, һич кенә дә алты бала әнисе димәссең — тыныч та, сабыр да, йөзендә арыганлыкның әсәре дә күренми. Ә бит бала үстергәндә йокысыз төннәр дә күп була, ашату-эчерү, өс-башларын карап тору мәшәкатьләре дә җитәрлек... Җитмәсә әле аның үз эше дә бар.
Иске Зәй бистәсендә яшәүче Надежда һәм Александр Хөснетдиновлар гаиләсендә алты бала үсә. Надежданы Зәйдә белмәгән кеше сирәктер: ул кейтеринг буенча үз эшен ачкан. Тантаналы чаралар үткәрү мәшәкатьле, һәркем дә аш-суга оста булмаска мөмкин. Бәйрәмнәргә, мәҗлесләргә табын әзерләү өчен күпләр Надежда Хөснетдиновага мөрәҗәгать итә. Кейтеринг — урыннарга чыгып ризык әзерләү һәм хезмәт күрсәтү белән бәйле җәмәгать туклануы тармагы. Өйдә дә мәшәкатьләр җитәрлек: алты баланы карыйсы-тәрбиялисе, ашарга әзерлисе, юасы-җыясы бар... Балаларга да вакытны күп бирәсе.
«Әйе, балалар үстерү җиңел түгел, әмма алардан башка тормышның мәгънәсе юк. Һәр бала үз бәхете белән туа, диләр», — ди Надежда.
Ә тормыш юлы гади генә түгел аның. 2015 елда икмәк заводында эшләгәндә аңа эштән китәргә туры килә.
— Бу вакытта гаиләбезгә олы кайгы килде. 5 яшьлек кечкенә кызыбыз чирләп китте. Аңа беренче типтагы диабет диагнозы куйдылар. Инсулинга бәйле булганга, мин эшкә чыга алмадым. Бер тормыш иптәшем эшләгән акчага гаиләне дә тоту, дарулар да алу авыр иде. Кызыбызның сызлануларын җиңеләйтү өчен дарулар күп кирәк булды. Үз эшемне башлау турында озак уйладым да өй токмачы кисеп сата башладым. Мин пешеренергә бик яратам, — дип сөйли Надя.
Аннан интернет челтәрендә үз битен булдырып, эшләрен шунда куеп бара. Ул ясаган пилмән, бәлеш, манты, голубцыларга заказлар күпләп килә башлый.
— Клиентлар салатлар, бутерб-родлар да ясавымны сорый башладылар. Бар эшкә дә интернет киңлекләрендә өйрәндем, фуршет мастеры курслары үттем, — ди Надежда.
Ул һаман да аш-су өлкәсендә камилләшә бара, интернетта төрле курслар үтә. Тәмле, яңадан-яңа, матурдан-матур заказлар белән клиентларымны сөендерәсем килә, ди.
Бу эшкә тормыш иптәше Александрны да тарткан. Ул — аның уң кулы. Александр хашлама, пылау, шурпа пешерергә бик оста.
Надежда Хөснетдинова алты балага гомер биргән. Аңа хәзер 40 яшь. Олы уллары Рубинга — 16, кызлары Эвелинага 15 яшь. Алар 1нче мәктәптә IX сыйныфта укый. Эвелина рәсем төшерергә ярата, ә Рубин блогерлык белән кызыксына икән. Әниләре мин аларга бу эшләрендә ярдәм итәргә, һәр башлангычларын күтәреп алырга тырышам, ди. Алар — әти-белән әнисенең бар эштә булышчылары. 4 яшьлек Александр белән 3 яшьлек Милана балалар бакчасына йөри. Ә 1 яшь тә 6 айлык Богдан һәм 3 айлык Роман белән әниләре декрет ялында.
— Минем өчен әни булу — зур бәхет. Алты балам — алты бәхетем. Ирем белән балаларны бик яратабыз һәм алар өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз, — ди Надежда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев