Заинск-информ 16+
Рус Тат
Россиядә - Гаилә елы

60 ел бергә яшәү – үзе зур бәхет бит ул

60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән?! Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә — үзе бер мәртәбә!

Югары Шепкә авылында да озак еллар дәвамында тату гомер кичерүче, тырыш, үрнәк гаиләләр бихисап. Шуларның берсе Гөлсинә белән Миннетагыйф Сәхабетдиновлар күптән түгел бриллиант туйларын — гаилә корып яши башлауларына 60 ел тулуны билгеләде.

Алар икесе дә Шепкәдә туганнар, шунда үскәннәр. Гөлсинә Миннетагыйфны армия сафларына озатып, көтеп ала. Егет 3 ел хезмәт итеп, рухын ныгытып, тәҗрибә туп-лап, туган якларын сагынып кайта. Мәхәббәтләренең ныклыгын сынаган яшь пар 1964 елда өйләнешәләр. Яшь гаилә Хабаровск краеның Советская Гавань шәһәренә китеп, биредә 40 ел яшиләр.

— Миннетагыйф хәрби заводта хезмәт куйды. Су асты көймәләрен ремонтлый иде. Заводта алдынгы, намуслы хезмәткәрләр рәтендә булды ул. Мин кладовщик булып эшләдем, — дип сөйли Гөлсинә апа.

Бер ул һәм бер кызга гомер бүләк итеп, аларда да тик яхшы сыйфатлар гына тәрбияләгәннәр алар. Алар тормышта үз урыннарын табып, күркәм гаиләләр корып тормыш көтәләр. Бүген инде онык-оныкчыклары уңышлары белән сөендереп торалар.

"Улыбыз Илдус Чаллыда яши. Кызыбыз Ильфира Америкада яшәп калды. "Бишле"гә генә укыды кызым. Ул берничә телне бик яхшы белә. Германиядә Ганноверский университетында белем алганда тәрҗемәче итеп эшкә чакыралар. 25 еллап Америкада яшиләр. 3 балалары бар. Елга бер мәртәбә безнең янга кайталар", — ди Гөлсинә апа.

Оныклары азрак татарча да беләләр икән. Шепкәгә кунакка кайткач әби белән бабай алар белән татарча сөйләшергә тырыша. Әбиләре үзебезгә генә хас тәмле ризыклар пешереп сыйлый.

Миннетагыйф абый белән Гөлсинә апа гомер буе эшләп яшәгән кешеләр, бүген дә эшсез тора алмый. Элеккечә күпләп мал асрамасалар да, кош-кортлары бар, зур бакча үстерәләр. Бакчаларында бер чүп күрмәссең! Тырышлыклары бушка китми — мул уңыш җыеп алалар. Җитез гәүдәле, йөгереп кенә йөрүче Гөлсинә апа үзләреннән артканын базарга да алып барып сата. Шигъри җанлы да ул.

— Шигырьләрне төнлә йоклаган җирдән торып язам, — ди Гөлсинә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев