Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә концлагерь тоткыннары янында булдылар

Бүген — 11 апрельдә Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне билгеләп үтелә.

Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова, район ветераннар советы рәисе Валентина Куликова һәм аның урынбасары Алексей Алексеев  фашистлар концлагеры тоткыны булган Мария Винокурова һәм Галина Попова янында булдылар.

Мария Трофимовна Зәйдә яшәүче кызы янына 11 ел элек Воронеж шәһәреннән күчеп килгән.

Ветеран әтисенең ничек фронтка киткәнен  әле дә оныта алмый. Ул аның открыткасын – әнисен, абыйларын һәм ике яшьлек сеңлесен сакларга кушкан язуын әле дә хәтерли. Алар авылына немецлар басып кергәндә, Мария апага 13 яшь була. “Безнең өйгә немецлар кергәч, без барыбыз да әнине кочаклап, кочагыбыздан җибәрмәдек, ди Мария Трофимовна.

Мария Трофимовна шигырьләр укырга ярата. 

Галина Попова 10 яшендә  энесе, сеңлесе һәм әбисе белән бергә 1941 елда Карелиядәге фашистлар концлагерена эләгә. Анда аларга коточкыч сынаулар кичерергә туры килә. Балаларны конвой астында слюда фабрикасына эшкә йөрткәннәр. Анда Галина Григорьевна ишетү сәләтен өлешчә югалта. 1

1944 елда Петрозаводскта совет гаскәрләре әсирләрне азат итә. Гаилә Подпорожьега – Ленинград өлкәсендәге шәһәргә кайта. 16 яшендә Галина Гидроэлектромонтажда монтажчы булып эшли башлый. Илнең зур һәм кечкенә төзелешләрендә була. Һөнәри язмышы аны ире белән Зәйгә алып килә,  Зәй ГРЭСын, аннан шәһәрнең башка предприятиеләрен төзүдә актив катнаша. 

“Мондый очрашулар - игътибар билгесе генә түгел, ә сугышны кичергән буын алдындагы бурычыбыз да. Без сезнең батырлыгыгызны һәрвакыт истә тотачакбыз”, - диде аларга кунаклар.

фотолар район ветераннар советыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев