Зәйнең тарихи мирас сакчысы
2023 ел Россиядә Педагоглар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Бу карар укытучыларның югары статусын тану һәм алар башкарган эшнең мөһимлеге турында сөйли.
Туган як тарихын музее хезмәткәрләре 1нче мәктәпнең педагогик хезмәт ветераны Вера Матросова янында булдылар.
Музей фондында вакытлар узу белән сары төскә кергән күп кенә альбом рефератлары саклана.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Вера Федоровна җитәкчелегендә 1нче мәктәп укучылары тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары турында язылган истәлекләр без — музей хезмәткәрләре өчен мөһим мәгълүмат чыганагы булып тора, чөнки алар фронтовиклар тарафыннан имзаланган. Менә хәзер берничә буын балаларга белем һәм тәрбия биргән тарих укытучысы турында күбрәк белергә безнең чират җитте.
1946 елның 26 октябрендә Сластениннар гаиләсендә кыз бала туа. Аңа Вера дип исем кушалар. Кыз 1нче мәктәпне тәмамлагач, медицина институтына хирург булырга укырга керә, ләкин фикерен үзгәртеп, туган мәктәбенә пионервожатый булып кайтырга карар итә. 1967 елның 1 сентябрендә Вера Федоровна Казан дәүләт педагогика институтының читтән торып уку бүлегенә укырга кереп, мәктәптә эшли башлый.
Сыйныфташы Александр Матросовның Зәйгә кайтуы кызның язмышында зур роль уйный. Саша авианосецта хезмәт иткәндә, Кубада аларның корабы әсирлеккә эләгә. Озак вакыт газап чиккәннән соң, солдатлар азат ителәләр һәм күпләрен сәламәтлекләре буенча комиссовать итәләр.
Саша белән Вера 1969 елда өйләнешәләр. Совет урамы буйлап җитәкләшеп барган бәхетле парларга күпләр сокланып карый. Күршеләренең хәтерендә әнә шулай калган алар. 1972 елның апрелендә кызлары Лена туа, ә дүрт айдан соң эштән өйгә кайтып барганда Александр авариягә очрап һәлак була. Әйтеп аңлатып булмаслык авыр вакытлар бу...
«Мин син бернәрсәгә дә мохтаҗ булмас өчен барысын да эшләячәкмен», — дип вәгъдә бирә ул вакытта әни кеше кечкенә нарасыена һәм әйткән сүзендә тора. Институтны тәмамланганнан соң яшь укытучының карьерасы югарыга күтәрелә, Вера Федоровна 60нчы СПТУда укыту эшләре мөдире булып эшли. Ул һәр студентның дустына әйләнеп, аңа ярдәм итәргә, дөрес киңәшен бирергә тырыша.
Ял көннәрендә студентлар өйләренә таралышалар, ә тулай торакта Ольга исемле кыз берүзе генә кала. Ул ялгыз калмасын өчен, Вера Федоровна аны үзе белән ала торган була. Йортта кунак кыз өчен җәелмәле кресло барлыкка килә. Ольга иҗади кыз булып чыга. Аннан сәнгатькә мәхәббәт кечкенә Леночкага да күчә, чөнки Оля еш кына аны карашып, репетицияләргә дә ала торган була.
Язмыш күп еллар узгач реверанс ясаячак һәм Ольганың кызы Анна Краснова белән Вера Федоровнаның кызы Елена (хәзерге фамилиясе Кускова) музыка мәктәбендә укытучылар булып эшләячәк.
1979 елда Елена беренче класска укырга кергәч, Вера Федоровна 1нче мәктәпкә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып әйләнеп кайта. Мәктәптә сәгатьләр җитми, ставка кечкенә була һәм аңа ике эштә — балалар бакчасында, мәктәптә хезмәт куярга туры килә. Ул укучыларына тарихны өйрәнергә, тирә-як дөньяны аңларга һәм иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. 42 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый.
Вера Федоровна — таләпчән укытучы, һәр укучысы аның фәнен төгәл белергә тиеш иде һәм вакыт узу белән генә без бу белем базасының тормышта ничек кирәкле булуын аңладык.
Светлана Долгова,
туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев