Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй районы Түбән Биш мәктәбендә Рабит Батуллага багышланган музей ачарга җыеналар

Тиздән, февраль аенда, Түбән Биш мәктәбендә Габдулла Тукай премиясе иясе, Татарстанның халык язучысы Рабит Батуллага багышланган музей ачарга җыеналар. Музейнең бер экспозициясе – Түбән Биш мәктәбендә белем алган, Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил(Николай) Дунаевка багышланачак.

2021 елда язучы, драматург, педагог Рабит Батулла үзенең озак еллар тупланган мирасын, мактау кәгазьләрен, тормыш-көнкүреш әйберләрен үзе укыган Түбән Биш мәктәбенә бүләк итеп бирә. Мәктәп коллективы барысын бергә туплап, җыйнап музей бүлмәсе ачарга җыена.  Узган ел мәктәп коллективы Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән проектта катнашып грант ота. Әлеге проект Түбән Биш мәктәбен тәмамлаган Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә ия булган шәхесләр язучы Рабит Батулла, Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаевлар иҗатын тирәнтен өйрәнүгә этәргеч бирә. Әлеге проектта җиңү Түбәнбишләргә заман таләпләренә туры килә торган музей-бүлмә оештырырга зур ярдәм булып тора. Алар әлеге грант акчасына музей өчен барлык кирәк яраклар ала. Заманча итеп эшләнгән киштәләр, пыяла белән капланып эшләнгән, музей экспонатларын урнаштыру өчен кечкенә шкафлар, күчмә тавыш аппаратлары, микрофоннар өчен стойкалар һәм башка бик күп кирәк-яраклар музейда үз урыннарын алган. Музейның бер өлешендә Рабит Батуллага бүләк итеп бирелгән сөлгеләр урын алган. Аларның саны ике дистәдән артык. Иң озын гомерле сөлгегә бер гасырдан артык. Аны Кукмарадан Сабантуй батыры Альберт Минһаҗетдинов, икенче озын гомерле сөлгене Рабит агага Казан арты Мөндеш авылы килене бүләк иткән булганнар. Биредә шулай ук Рабит Батулланың кулъязма рәвешендә сакланган, язу машинкасында бастырылган әсәрләре аерым папкаларда урын алган. Музейның иң түрендә – Рабит Батулла портреты тора. Портрет астында аның төрле елларда, төрле газета басмаларында дөнья күргән әсәрләре, язмалары аерым бер җыентык итеп тупланган. Шунда ук аның Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары зур урынны алып тора. 
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев