Зәй районы Чыбыклы мәктәбе традицияләргә тугры
Чыбыклы төп белем мәктәбендә 11 укытучы балаларга белем һәм тәрбия бирә, мәктәп кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән, барлык педагоглар да даими рәвештә квалификацияләрен күтәреп, төрле курсларда белемнәрен арттырып торалар. 11 укытучының 9ы – беренче квалификацияле.
Мәктәп коллективы укыту-тәрбия эшләрен расланган план буенча алып бара. Методик тема итеп “Уку сыйфатын күтәрү чарасы буларак инновацион технологияләр куллану” темасы сайлап алынган. Бүгенге көндә бу тема бик актуаль, шуңа күрә уку-укыту процессында даими рәвештә заманча технологияләр кулланалар.
Уңышлар куандыра
IX сыйныф укучысы Булат Сафиуллин ике ел рәттән татар теле һәм әдәбияты буенча муниципаль турда җиңеп, республика олимпиадасында катнаша. Бу уку елында ул татар әдәбияты буенча республикада призер булды.
Зилия Әхмәтҗанова 2022 елның 22 апрелендә Казан шәһәрендә Флүс Латыйфи исемендәге “Сәләткә нур булган йолдызлар” XI республика конкурсында үзе язган шигырьләре белән уңышлы чыгыш ясап, таныклама белән бүләкләнде. Укытучысы – Гүзәл Мурзина.
“Мәктәп фәне” халыкара фәнни-тикшеренү эшләре бәйгесендә Андрей Венков “Чит телләр” номинациясендә II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре федераль челтәре кысаларында муниципаль проектлар бәйгесендә “Иң яхшы милли проект” номинациясендә, “Мин авылны сайлыйм” укучыларның фәнни-тикшеренү, проект-иҗат эшләренең XII республика конкурсында, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге мәктәп укучыларының республика фәнни-гамәли конференциясендә, Фәнис Яруллин иҗатына багышланган «Мин тормышка гашыйк» республика фәнни-гамәли конференциясендә, Мулланур Вахитов исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференциядә, Таҗедин Ялчыгол исемендәге VI төбәк фәнни-гамәли конференциясендә IX сыйныф укучысы Зилия Әхмәтҗанова җиңүләр яулады.
Зәй шәһәренең 370 еллыгына багышланган “Китапханәдә – театр” муниципаль бәйге-фестивалендә Илгиз Әфләтунов җиңүгә иреште. Булат Сафиуллин “Инглиз теле” профиле буенча төбәкара фән олимпиадасында катнашып, сертификат белән бүләкләнде. XII төньяк-көнчыгыш онлайн мәктәп укучылары олимпиадасында Зилия Әхмәтҗанова, Рөстәм Галиев, Руслана Хәсәнова, Нәзилә Хәсәншина җиңүчеләр булды.
Укучыларда физик культура һәм спортка кызыксыну уяту, дисциплинага өйрәтү, иптәшләренә карата игелекле мөнәсәбәт, намуслылык, ярдәмчеллек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү максатыннан мәктәптә укучыларны спорт белән шөгыльләнүгә тарту буенча җитди эш куелган. Мәктәптә “Спорт уеннары” секциясе эшли. Укучылар барлык ярышларда да актив катнашып, призлы урыннар яулый. Кызлар командасы баскетбол буенча район ярышларында җиңүче булды. Мәктәп командасы ГТО буенча II урынны алды.
Ватанпәрвәрләр тәрбияләнә
Мәктәптә Газинур Гафиятуллин исемендәге «Яшьармиячеләр» отряды эшли. Алар төрле чараларда актив катнашалар. Бу отряд хәрәкәтенең максаты – балалар һәм яшьләр оешмаларының элекке яхшы традицияләрен торгызу.
Авыл мәктәпләренең киләчәгенә шик тудырган төп сәбәп – балалар санының аз булуы һәм аларның елдан-ел кими баруы. Чыбыклы мәктәбендә дә бу хәл күзәтелә, әлбәттә. Бүгенге көндә мәктәптә 27 укучы белем ала. Әмма һәр нәрсәнең уңай ягы булган кебек, бу күренешнең дә бик зур файдалы ягы бар, сан арткан саен, сыйфат начарлана. Укучылар саны күбрәк булган саен, балаларның һәрберсе белән шәхси якын килеп аерым эшләү, аларның ата-аналары белән тыгыз элемтәдә тору мөмкинлеге кими. Нәтиҗәдә кайбер балалар ачылып, үсеп китәләр, ә кайберләре, йомылып, белемне начар үзләштерә башлыйлар. Бу инде, билгеле, баланың шәхес буларак җитлегүенә тискәре йогынты ясый.
Мәктәп директоры Җәмилә Мөхәммәтҗанова белән озак-лап фикер алыштык бу хакта. Авылда балалар юк түгел. Тик ни сәбәптәндер, ата-аналар балаларын шәһәр мәктәбенә укырга йөртә. Шәхсән, мин үзем дә, мәктәптә белем бирүче укытучылар да авыл мәктәбендә белем алдык үз вакытында. Авыл мәктәбендә укып беребез дә надан калмады, югары уку йортларында белем алдык, үзебез теләгән һөнәрне сайлап, яраткан хезмәтләребездә без – авыл мәктәбен тәмамлаган укучылар! Авыл мәктәбендә, шәһәр мәктәбенә караганда, һәр бала игътибар үзәгендә. Хәтта мәктәптән тыш та укыту-тәрбия эше дәвам итә. Укытучы, бала һәм ата-ана һәрвакыт тыгыз элемтәдә. Алар көндәлек авыл хезмәтен башкарганда да, бәйрәм һәм ял иткән вакытта да һәрвакыт элемтәдә, бәйләнештә торалар. Авыл укытучылары, укучыларын шәхси күзәтеп кенә калмыйча, аларны файдалы хезмәткә өйрәтеп, тормышта үз һөнәрләрен сайларга этәргеч бирәләр. Аларны гаиләдән читтәге мохиттә дә югалып калмаска өйрәтәләр, җәмгыятебезгә лаеклы шәхес булып формалашуда ярдәм итәләр.
Борчулы мәсьәлә
Соңгы вакытта мине уйландырган, хәтта борчыган мәсьәлә – ата-аналарның балаларына ана телебездә түгел, рус телендә белем бирүне кулайрак күрүләре. Алар уйлавынча, татар телендә укыган бала бердәм дәүләт имтиханнарын биргән вакытта югалып кала, рус телендә үз фикерен җиткерә алмый. Мин бу урында халкыбызның “Татарга тылмач кирәкми” дигән әйтемен мисалга китерер идем. Безнең татар халкыбыз элек-электән тел белмим, дип югалып калмаган, үз фикерен җиткерә белгән. Минемчә, әгәр баланың белеме җитәрлек күләмдә икән, ул аны нинди телдә үзләштерүенә карамастан, тиешле дәрәҗәдә күрсәтә ала. Ә менә ана телен сабый чактан “кирәк түгел” дип уйлап үскән бала халкыбызга, милләтебезгә файдалы шәхес була алырмы?..
Шуңа да балаларын рус телендә укытырга омтылып, читкә, башка мәктәпләргә урнаштырырга теләүче ата-аналарны тагын бер кат уйланырга чакырыр идем мин. Балагыз гаиләдән аерыла, аңа сабый чактан бирелгән тәрбия ныклыгы какшый. Ул чит мохиткә, чит коллективка килеп эләгә һәм аның шәхес буларак тәрбиясенә яңа факторлар басым ясый башлый. Тормыш күрсәткәнчә, бу факторлар күпчелек очракта милләт өчен генә түгел, ә тулаем алганда, җәмгыять өчен файдалы, лаеклы шәхес тәрбияләүгә ярдәм итми. Мәктәп белән ата-аналарның тәрбия эшендә теләктәш булулары аеруча мөһим, чөнки бала тормышта гаиләдәге, мәктәптәге, үзе яшәгән мохиттәге традицияләрдән чыгып эш итә. Әнә шул традицияләрнең, үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы аның киләчәк тормышына хәлиткеч йогынты ясый. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», – ди халкыбыз. Гаиләдә ата-ананың яхшы үрнәге, мәктәптә укытучының иҗади эшләү осталыгы булса, бала сәламәт һәм кызыксынучан булганда, тәрбиянең нәтиҗәсе дә күркәм була. Шулчакта гына балалар арасында тискәре күренешләргә урын калмас, алар киләчәкнең лаеклы, аңлы дәвамчылары булырлар.
Минем үзем дә дистә елдан артык класс җитәкчесе булып эшләү дәверендә бердәм укучылар, укытучылар һәм ата-аналар коллективы формалаштыруда зур тәҗрибә тупладым. Шуннан чыгып әйтә алам: бала үзенең туган җирендә, газиз якыннары, күршеләре, авылдашлары арасында тәрбияләнеп кенә, халкына лаеклы шәхес булып җитлегә ала. Баланы бу җирлектән, бу мохиттән аерып алып тәрбияләү мөмкин түгел. Шуңа да мин укучыларым белән тәрбия чаралары оештырганда, һәрвакыт гаиләләрен, якыннарын да катнаштыруны күздә тотып эшли идем. Бәйрәмнәр, ярыш-бәйгеләр үткәрүме ул, табигатькә, тарихи урыннарга сәяхәт итүме – без һәрвакыт бергә булдык.
“Тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул – кешене кеше итүдә иң дөрес юл”, - дигән мәшһүр татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев