Тукай яши күңелләрдә
Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына — 138 ел.
Тукай туган көндә республикабызда Туган тел көне дә билгеләп үтелә.
Кар сулары шаулап, гөрләвекләр булып аккан чакта безнең күңелләребезгә яраткан шагыйребез Тукай килеп керә. Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен әби-бабайларыбыз ятлаган, әти-әниләребез, без укып үстек. Хәзер аларны балаларыбыз өйрәнә.
...Кич йокларга яткач әниебез безгә әкиятләр сөйли иде. Көн дә бер яңа әкият. Шулар арасында Тукай әкиятләре дә бар. Аларны тыңлаганда «Кәҗә белән Сарык» әкиятендәге кәҗә белән сарыкка ярдәм итәргә теләп уфтанып ятулар, Су анасы тәрәзә шакыган малайны кызганулар, "Шүрәле«дәге егетнең зирәклегенә хәйран калулар... Балачактагы хатирәләр күңелгә уелып калган. Әбиләргә кунакка баргач, бабай Тукайның «Бичара куян» дигән шигырен укыган иде. Анда шундый юллар бар:
Яшь балаларны ашап китте Бүре,
Бик усал ерткычтыр ул муркыргыры!
Ул вакытта минем куян балаларын кызганып, үксеп-үксеп елаганым хәтердә калган.
Күршедә генә яшәүче сыйныфташым Марат дәресен әзерләргә яратмый иде. Көннәрдән беркөнне мәктәптән кайтып ашагач та, дәресенә утырган. Кич белән әниләренә бу хәлнең серен чишкән. Шул көнне татар теле дәресендә укытучы аларга Тукайның «Эш беткәч, уйнарга ярый» дигән шигырен укыган булган. Бу әсәр тәэсир иткән икән аңа.
«Кызыл калфак» балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән вакытым. Балалар белән ял паркына бардык. Бер кечкенә кыз күбәләк куып йөри. Төркемдәге Мәдинә исемле бала: «Апа, нигә ул күбәләкне тотарга тели. Тукай абый аларга тияргә кушмаган бит», — ди. Мин аларга алдагы көндә «Бала белән күбәләк» шигырен укыган идем. Хәтерләрендә калган бит дип сөендем.
Үземнең балаларым да Тукай шигырьләрен, әкиятләрен укып, әсәрләренә рәсемнәр ясап, шулар нигезендә тәрбия алып үсәләр.
Җәй көне бакчада чүп үләне утыйбыз. Биш яшьлек улым Илназ юкка чыкты. Карасаң, күрше бабайның бакча башына бәйләп куйган кәҗәсен үлән белән сыйлап тора.
Бервакыт Илназ әбинең чоландагы сөтенә тычкан төшкәнне күреп алган да йөгереп кергән: «Әби, Тукай абыйның тычканы синең сөтеңә төшкән», — ди.
Гаиләбез белән поездда Ижау шәһәренә барабыз. Илназ тәрәзәдән карап бара. Поезд бер авыл янындагы тукталышта туктады. Авыл тау башында тора. Илназ күреп алды да: «Әни, әнә Тукай абыйның туган авылы. Тау башына салынган безнең авыл дип язган бит ул», — ди.
«Юк, улым, бу авыл — ул туган авыл түгел, Тукай абыең Казан ягында Кушлавыч авылында туган, әйе, аның да авылы тау башына салынган, син дөрес әйтәсең», — дим улыма.
Балаларга кечкенәдән табигатькә, хайваннарга, кош-кортларга мәхәббәт тәрбиялисең килсә, рәхәтләнеп Тукай әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә була. Бишек җырларында тирбәлеп, Тукай шигырьләрен, әкиятләрен тыңлап-укып, "Туган тел«не җырлап үскән балалар берничек тә начар була алмыйдыр ул.
Альбина Әгъзамова, «Кояшкай» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев