Светлана Журавлева 38 ел хезмәт юлын балаларга багышлаган
Укытучы, тәрбияче, педагог - ул һәр гаилә өчен баланың остазы гына түгел, аеруча якын, хөрмәтле кеше.
Без үзебез дә сизмәстән баланың укытучысы урамда очраганда да чәчләрем тузмаганмы икән, бөтен җирем килешлеме дип уйлап, эчтән генә үз-үзебезне критика күзлегеннән кичерәбез. Димәк, укытучы-педагог - ул һәрберебез өчен дә тәрбияче. Сарсаз-Баграж авылы кызы Светлана Журавлева да кечкенәдән укытучы һөнәренә гашыйк булып, һәрчак камиллеккә омтыла. Үзенең яраткан укытучылары үрнәгендә тәрбияләнә.
Ә инде VIII сыйныфны тәмамлагач, максатына ирешү юнәлешендә Минзәлә педагогика училищесына укырга керә. 1981 ел була ул. Кыз һөнәри фән нигезләрен үзләштерү белән беррәттән, уку йорты тормышында да актив катнаша, һәр чараның уртасында кайный. Соңрак әлеге активлыгы хезмәтендә зур ярдәм итә, чөнки оештыру сәләте - укытучы кеше өчен бик кирәкле сыйфат. Училищены 1985 елда тәмамлап, туган ягы Зәйгә яшь буынны тәрбияләүгә зур планнар, күп идеяләр белән кайта ул.
Светлана Михайловна педагогик хезмәтен Түбән Лоҗы башлангыч мәктәбендә башлап җибәрә. Әле үзе дә яшь кенә булган белгечкә сабыйларның олы итеп, бар нәрсәне белүче кеше итеп караулары, күпне белергә теләп мең сораулар яудырулары әле дә күңел түрендә матур хатирәләр булып саклана аның. Беренче хезмәт тәҗрибәсе алып, үзен һөнәренә мөкиббән булган кеше итеп күрсәткән Светлана Михайловнаны мәгариф идарәсеннән үз туган авылында яңа ачылган “Умырзая” балалар бакчасына җитәкче итеп билгелиләр. Ә инде 1991 елдан башлап ул Сарсаз-Баграж мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта.
“Эш дәверемдә тарих, рус теле, татар теле укытырга, музей эше белән мавыгырга да туры килде. Хәзерге вакытта 38 ел педагогик стажым булган югары белемле башлангыч сыйныф укытучысымын. Шушы кадәр хезмәт юлы үтсәм дә, үз өстемдә һаман эшләү иҗтыяҗын тоям, белемемне камилләштерү өстендә даими эшлим, укучыларга заманча белем бирергә омтылу шуны таләп итә. Балалар белән төрле бәйгеләрдә катнашабыз, кызыклы чаралар оештырабыз”, – ди Светлана Михайловна.
Тырыш укытучының хезмәте дә даими бәяләнеп тора. Аның уңышлары турында күпсанлы Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре, Татарстан Мәгариф министрлыгы Мактау грамотасы сөйли. Ул һәрвакыт эзләнүдә, замана белән бергә атлау - педагогның төп юнәлеше.
Фото район мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев