Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Педагоглык аның күңел халәтендә

Рәмзия Гыйззәтуллина 44 ел укытучы булып хезмәт куйган.

«Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Укытучы апам көткәнен».

Сыйныфташлар очрашулары, мәктәптә үткән чараларда әлеге матур җырны аңа еш багышлап җырлыйлар. Ә укытучы өчен иң зур бәя — укучыларының еллар узгач та аңа тирән хөрмәт белән каравы, онытмыйча һәрдаим элемтәдә торулары. Аксар мәктәбенең фидакарь педагогларының берсе — Рәмзия Вильдан кызы Гыйззәтуллина да — бу уңайдан бик бәхетле педагог. Чын күңелдән яраталар, хөрмәтлиләр аны элекке шәкертләре. Хәер, аның үзен дә укытучыларына булган мәхәббәте бу һөнәргә алып килгән. 44 еллык педагогик стажы булган укытучы үз мөгаллимнәре турында бүген дә хисләнеп сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин. Ә моны бары тик әлеге һөнәргә йөрәге белән бирелгәннәр генә булдыра ала.

Аксарда биш балалы ишле гаиләдә үскән кыз, ноябрьнең бересендә туу сәбәпле, мәктәп бусагасын тәүге тапкыр 9 яше тулганда гына атлап керә. Һәм иң мөһиме — шул мизгелдән аны мәктәп үз дөньясына бөтереп ала. Дүртенче класска кадәр туган авылы мәктәбендә укый. Беренче укытучылары Александра Яковлевна, Мәфрүзә Бариевна, Анна Яковлевналарны ул педагоглык хезмәтенә үзендә мәхәббәт тәрбияләүчеләр дип атый.

Югары Шепкәдәге җидееллык мәктәп педагоглары да анда тирән эз калдыра. Математика укытучысы Мөнир Кәбировичның параллель турылар хакында аңлаткан дәресен әле һаман да бүгенгедәй хәтерендә яңарта ул. Ике параллель турының Югары Шепкәдән чыгып китеп, беркайчан да очрашмаячагын мәңгегә хәтерендә калдыра Рәмзия. Ә ун класс белемне ул Иске Зәйдәге 1нче мәктәптә ала.

«Гел татар телендә генә аралашып яшәгән авыл баласы өчен рус телендә белем ала башлау, әлбәттә, җиңел булмады. Безгә бары тик татар теле һәм әдәбияты, тарих фәне генә татар телендә укытылды, калган фәннәрне рус телендә үзләштердек. Әмма язмышның бу борылышы бик кирәк булган. Рус телендә башлангыч мәлләрдә диктантларны гел хаталы язсам да, телне ныгытып үзләштерергә, камилләшергә омтылуга бу зур этәргеч булды», — ди Рәмзия Вильдановна.

Тырышлыгының нәтиҗәсе буларак, унынчыны тәмамлаучылар арасында бары ике кыз югары белемле педагоглар булырга лаек дип табыла. Мәктәпкә Алабуга педагогика институтыннан килеп имтиханнар үткәрәләр һәм Рәмзияне дус кызы белән бергә югары уку йортына кабул итәләр. Тик ишле гаиләдә үскән кыз ярты ел стипендиясез укуны әти-әни җилкәсендә яшәү дип кабул итеп, укуны калдырып кайта. Сәләтле кызны район мәгариф бүлегеннән Кәрәкәс авылы мәктәбендә рус теле укытырга билгелиләр. Ике елдан соң исә ул туган авылы Аксарына кайтып, үз укытучы-остазлары белән беррәттән башлангыч сыйныфларны укытырга керешә. Авылдашы Габбас белән гаилә коралар. Рәмзия читтән торып Казан педагогика институтына укырга керә.

— Аксар мәктәбендә ул елларда балалар бик күп иде. Без башлангыч сыйныфларда бер сыйныфта 46 баланы укыттык. Шунысы куанычлы, алар барысы да тормышта үз урыннарын табып гөрләтеп яшиләр, эшлиләр, — ди педагог, сөенеп.

1973 елда Аксарда колхоз рәисе Александр Карпов инициативасы белән яңа мәктәп төзелә. Бу исә Рәмзия кебек яшь укытучыларга тагын да янып эшләргә зур мөмкинлекләр ача, чөнки яңа мәктәптә белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар да яхшы була. 12 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булган Рәмзия Вильдановна балаларга белем бирүен татар теле һәм әдәбияты педагогы сыйфатында дәвам итә.

Әлбәттә, яшь педагог, яшь бала анасы, өстәвенә, читтән торып белем алучы Рәмзия Вильдановнага җиңел булмый. Әле бит авыл педагоглары — ул чорларда үзләре төрле сәяси мәсьәләләр агитаторлары да, клубта мәдәни чаралар үзәгендә кайнаучылар да. Бер атна эчендә әзерләнеп спектакльләр дә куя ул чорларның сәләтле укытучылары. Рәмзиянең югары белем алу вакыты, читтән торып уку сәбәпле, алты елга сузыла, ә бу вакытта уртанчы кызы Кларасы да туа.

«Олы кызыма 6 яшь булу сәбәпле, 4 айлык Кларамны да өйдә калдырып, бер айлык укуларга китәргә кыенсындым. Казанга баламны да алып киттем. Беренче укытучыларымның берсе Анна Яковлевна киңәше белән аларның туганнарында фатирда тордык. Мең рәхмәт аларга, мин укуда чакта аларның балалары минем сабыемны да карадылар. Менә шундый ярдәмчел иде ул заманда кешеләр», — дип сөйли Рәмзия Гыйззәтуллина.

Ә кечкенә кызы Ландышын инде ул бала тәмен тоеп тәрбияләү нияте белән алып кайта. Гел эш, уку белән кайнаган вакытларда туган балаларның исләрен дә тоеп калырга өлгермәдем кебек, дип елмая ул. Балаларын тәрбияләшүдә Рәмзия апа каенанасы Нурлыбанатка рәхмәтле. Ул вакытта балалар бакчалары булмау сәбәпле, сабыйларны багу күпчелек өлкәннәр җилкәсенә төшкән. Алар каенанасы белән аналы-кызлы булып 16 ел гомер иткәннәр.

— Читтән торып югары белем алган вакытта чит ил язучыларның зур-зур томлы әсәрләрен укырга кирәк иде. Шул китапларны уку минем кебек авыл укытучысына һәрчак күп вакыт таләп итә торган булды. Әмма моның да җаена төштек, курсташыбыз Фоат Галимуллин иде. Ул инде студент чагында ук Татарстан радиосы дикторы булып эшләде. Менә шул егетебез әлеге калын томнарны укый да бер урынга җыелышкач безгә сөйли. Без әсәрнең эчтәлеген беләбез, ә Фоат чираттагы "бишле"сен алу өчен сөйләм телен шомарта, — дип көлә Рәмзия апа.

Менә шулай еллар артыннан еллар үтеп, Рәмзия Вильдановна 44 ел гомеренең мәктәп тормышы белән узганын сизми дә кала. Шуның 20 елга якынын завуч булып эшли. Авыл Советына — дүрт, район Советына бер мәртәбә депутат булып сайлана. Казанда узган актив хатын-кызлар съезды делегаты да була. Аның хезмәте күп кенә төрле дәрәҗә Мактау грамоталары белән бәяләнә. Ул — Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы.

Әти-әнисен сөендереп олы кызлары Зөлфия әтисе һөнәрен — бухгалтерлыкны сайлый, бүген ул Югары Шепкә авыл җирлегендә әлеге хезмәтне башкара, ә Клара белән Ландыш, әниләре кебек, педагоглык юлыннан киткәннәр, икесе дә шәһәребезнең 3нче мәктәбендә эшлиләр. Рәмзия апа — 4 онык, 7 оныкчыкның яраткан әбисе. Алар ялларда туган нигезгә кайтып әбиләренең тәмле ашлары белән сыйлана, йорт эшләрендә ярдәм итәләр. Буш вакытларында педагогик хезмәт ветераны матур әдәбият белән таныша, кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата, бакча, өй тутырып гөлләр, чәчкәләр үстерә. Биш вакыт намазны калдырмый.

Бер актив кеше ничә яшьтә булуына карамастан, һаман да актив инде ул. Рәмзия Гыйззәтуллина — бүген дә авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе, ул һәр чараның уртасында. Бу көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыенган педагог, менә шулай шәкертләре, күпмилләтле авыл халкы белән аралашып, матур гына гомер көзен каршылый. Ул аларның барысына да рәхмәтле булып яши, тормыш агымының заяга узмавына сөенә. Без аңа алга таба да саулык, күркәм тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев