Мәктәп проект буенча яңарды
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларга сыйфатлы белем бирүне оештыру өчен аерым белем бирү оешмаларында «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты гамәлгә ашырыла.
Аның максаты — аерым белем бирү оешмаларының инфраструктурасын яңарту юлы белән уку һәм тәрбия процессы өчен заманча шартлар булдыру.
Зәйнең 9нчы мәктәбе дә агымдагы елда «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыруда катнашучы учреждениеләр исемлегенә керде.
Проектны гамәлгә ашыруның максаты — мәктәп инфраструктурасын яңарту, белем бирү процессының эчтәлеген үзгәртү һәм сыйфатын арттыру аша мөмкинлекләре чикле укучыларга уку һәм тәрбия өчен заманча шартлар тудыру.
«2023 елда мәктәбебездә эшче төркем булдырылып, матди-техник базаны тәэмин итү мониторингы үткәрелде, юл картасы, инфраструктура бите, проектны гамәлгә ашыру план-графигы төзелде, мәгариф оешмасын үстерү программасы эшләнде. Проектны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан җиһазлар, методик, дидактик әсбаплар сатып алу өчен акча бүлеп бирелде. Барлык акчалар да инфраструктура кәгазе буенча тулы күләмдә кулланылды. Кабинетларны ремонтлауга төбәк бюджетыннан акча бүлеп бирелде, аларга уку биналары ремонтланып, заманча дизайнлы интерьер булдырылды», — ди 9нчы мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ирина Задавина.
Уку йортында «Заманча мәктәп» программасы кысаларында логопед, педагог-психолог кабинетлары, сенсор бүлмәсе җиһазландырылган. Информатика кабинеты (компьютер классы) тулысынча ремонтланып, яңа заманча уку җиһазлары, интерактив такта, проектор, компьютер система блоклары һәм мониторлары, күпфункцияле җайланма сатып алынган. Барлык сыйныфларда да «Доб-рошкола» логотибы белән мәгълүмати стендлар ясалган. Агымдагы уку елында педагоглар дәресләрне эш программаларына ярашлы рәвештә җиһазландырылган кабинетларда үткәрәләр.
— «Заманча мәктәп» проектын гамәлгә ашыру барышында без төп бурычны — учреждениенең матди-техник базасын яңарту, белем бирүнең югары сыйфатына һәм уңайлылыгына ярдәм итүче заманча белем бирү мохите булдыру мәсьәләсен хәл итә алдык. Мәктәпнең «Доброшкола» проектын тормышка ашыруда катнашуы — педагогларның үсеше һәм һөнәри осталыгын арттыру өчен көчле стимул, ә аның нәтиҗәсе булып белем бирү сыйфатын күтәрү тора, — ди Ирина Владимировна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев