Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Имтиханда 100 балл алу – гадәти хәл

Бүген республика мәктәпләрендә унберенче сыйныфны тәмамлаучы укучылар өчен “Җиңүчеләр законы: имтиханны 100 баллга тапшыру серләре” дип исемләнгән махсус акция үтте.

Безнең районда ул шәһәрнең 6нчы мәктәбендә һәм Түбән Биш авылы белем йортында узды. Акциянең нәкъ менә әлеге мәктәпләрдә узуы узган уку елында рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшыручы укучылар Эльвина Гәрәева һәм Анна Николаенко белән бәйле булды.

Акция кысаларында мәктәпләрдә үзенчәлекле дәресләр үтте, ул нигездә чыгырылыш сыйныф укучыларын психологик яктан тынычландырып, югары балларга имтиханнар тапшыруның гадәти күренеш булуын сеңдерүдән гыйбәрәт иде. 6нчы мәктәптә исә укучыларга видеомөрәҗәгать белән дүрт ел элек шәһәрнең татар гимназиясен тәмамлап, шулай ук рус теленнән 100 балл җыюга ирешкән Алинә Җиһаншина чыкты. Ул бүгенге көндә Санкт-Петербург шәһәрендәге югары уку йортында халыкара мөнәсәбәтләр эшләре буенча белгечлек ала.

- Әле кайчан гына мин үзем сез, чыгырылыш сыйныф укучылары кебек, ничек имтиханны югары баллга тапшыру мөмкин икән дип борчыла идем. Ә үзем рус телен 100 баллга тапшыргач, моның гап-гади әзерлектән генә торганын аңладым. Мондый нәтиҗәгә ирешү өчен ниндидер “супермэн” булу кирәк түгел, бары тик һәр теманы яхшылап өйрәнеп, педагоглар кушканнарны тиешле дәрәҗәдә үтәп барырга кирәк. Шулай ук интернет челтәре аша алдагы еллардагы имтихан биремнәрен даими чишү гадәтен кертү кирәк, болай эшләгәндә имтихан биремнәрен чишүгә күнегәсең. Ә имтихан вакытында үзеңне каушатмас өчен син гадәти дәрестә дип хис итү ярдәм итә, - ди Алинә.

#образованиетатарстан#ГИА2023#сдаемвместетатарстан#сдаемвместе2023#готовимсявместерт#готовимсякГИА

Фотолар мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев