Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Яшәүгә рухландыра

Сабыйларга кечкенәдән патриотик тәрбия бирү безнең “Кояшкай” балалар бакчасында игътибар үзәгендә тора.

 Ул иң элек балаларда туган илгә һәм туган җиргә карата мәхәббәт тәрбияләүне күздә тота.

Патриот – иң элек туган җирен, туган илен, үз халкын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган, үзенең эше, теләкләре һәм хисләре белән сугарылган кеше. Әлеге сүзләр нәкъ менә Муса Җәлил өчен язылып куелгандай тоела.

Февраль аена аяк баcу белән күңелгә патриот шагыйрь Муса Җәлил килеп керә. Бакчабыздагы сабыйлар, тәрбиячеләре белән ай буе аның әсәрләре белән яшибез. Аның шигырьләре аша балаларда туган илгә һәм туган җиргә карата мәхәббәт тәрбиялибез. Һәр төркемдә тәрбиячеләр Муса Җәлилнең шигырьләрен укыйлар, яттан сөйләргә өйрәнеп киләләр, аннары иң сәнгатьле шигырь сөйләүчегә бәйге үткәрәләр. Ә аның туган көнендә татар теле тәрбиячесе Алсу Миннебаева белән музыка тәрбиячесе Гөлназ Ялозюк “Муса Җәлил – балаларның якын дусты” дигән темага кичә үткәрә.

Муса Җәлил иҗатын мин үзем дә кечкенәдән үк яраттым. Бүгенгедәй хәтеремдә – мәктәптә укыганда татар теле укытучысы шундый бирем биреп җибәрде: “Мәскәүдә яшәгәндә Муса Җәлил дуслары белән мәҗлес оештырырга булган. Һәркем табынга көтелмәгән, сирәк очрый торган әйбер куярга тиеш була. Килешенгән вакытка бар да җыела, тик Муса гына юк. Бераздан Муса кайтып керә һәм ... куя. Табын янындагылар дәррәү көлешә башлыйлар һәм беренче урынны аңа бирәләр”. Укытучы өстәлгә Мусаның нәрсә куйганын белеп килергә кушты. Без әнием белән китапханәгә барып озак эзләдек һәм таптык. Ул өстәлгә сары, кәкре кыяр куйган икән. Сыйныфтагы 30 бала арасында мин генә җавап табып килгән идем, укытучы миңа “5”ле куйды.

Балаларга без Муса Җәлилнең биш яшьлек кызы Чулпанга язган хатларын укыйбыз:
“Мин синең өчен бик кызыклы әкият уйлап чыгардым. Алтын әтәч турында. Аның артыннан фашистлар куалар, әмма үзләре тозакка эләгәләр...” Икенче хатында менә болай яза: “Кадерле Чулпаным! Мин яңа гына сугыш сызыгыннан кайттым. Сугыштан соң дуслар белән әтәч турында язарга вакыт таба алмыйм. Мин аны язармын. Ул сугыш һәм әтәч турында кызыклы хикәят”.

Җәлил алтын әтәч турында бик кызыклы әкият уйлап чыгарган, ләкин аны кәгазьгә теркәргә вакыт кына таба алмаган. Чулпан исә әтисе вәгъдә иткән әкиятне бик көткән. Әмма Җәлилнең әкияте язылмый калган. Балалар аны тын да алмый тыңлап утыралар һәм аларның йөзләрендә Чулпанны кызгану хисләре уяна.

Муса Җәлилнең поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле дә. Шагыйрьнең “Моабит дәфтәре”ндәге әсәрләре туган җиренә, иленә, халкына кайнар мәхәббәте, патриотик хисләре белән сугарылган. Тәрбиячеләр һәм балалар аның шигырьләрен зур дулкынлану белән горурланып искә төшерәләр.

“Муса Җәлил. Бу ике сүздә поэзия һәм ирләрчә батырлык чагыла. Муса Җәлил. Исән чагында, йөрәгем типкән чакта мин бу ике сүзне кабатлаудан туктамаячакмын”, – ди рус шагыйре Степан Щипачев.

– Муса Җәлил “Моабит дәфтәрләре” белән милли шигъриятне дөнья киңлекләренә чыгарган, кыска гомерендә үзеннән соңгы буынга үлмәс иҗат калдырган, яшәү мәгънәсен туган халкына хезмәттә күргән, аны батыр йөрәкле, үлмәс җанлы итеп таныткан. Үлемне батырларча кабул иткән көчле рухлы шәхес белән ничек горурланмыйсың, - ди “Гомерем минем яңгырар җыр булып” дигән зона конкурсында катнашып, дипломга лаек булган тәрбиячебез Гөлшат Әгъзамова.
Аның үлеме чыннан да җыр булып яңгырады. Ә поэзиясе – олы мирасы хәзергәчә сугышчан рухын, сәнгатьчән матурлыгын саклый. Безне – хәзерге гасыр кешесен дә сокландыра һәм яшәүгә рухландыра.

Альбина Әгъзамова, өлкән тәрбияче.

Фото "Кояшкай" балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев