Фәнни эшләр якланды, эш ысуллары тәкъдим ителде
Шәһәрнең 4нче мәктәбендә «Эзләнүләр һәм уңышлар офыклары» II республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үтте.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән уздырылучы конференциядә республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 152 укучы,50 укытучы эшләре каралды. Үзенчәлекле конференциягә 4нче мәктәп коллективы, укучылар ныклап әзерләнә. Биредә мәктәпнең барлык талант ияләрен, җыр-биюгә осталарны да күрергә мөмкин. Ә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Борисенко кул астында укучылар әлеге чараны һәр ел саен аерым тематикага багышланган «тере музей» белән бизиләр. Быел ул төрле гасырда белем бирү үзенчәлекләренә багышланган иде. Анда мәктәпнең VIII сыйныф укучылары үзләре укытучылар да, укучылар да булдылар.
«Эзләнүләр һәм уңышлар офыклары» конференциясе 4нче мәктәптә инде унбиш ел дәвамында уздырыла. Шуның унөч елын ул төбәк конференциясе буларак үткәрелсә, соңгы ике елда республика статусын алды. Ул Алабуга педагогика югары уку йорты белән берлектә үткәрелә.
— Безнең конференция укучыларны төрле өлкәдә фәнни эшләргә тарту белән беррәттән, үзенә күрә профориентация чарасы да булып тора. Чөнки Алабуга педагогика югары уку йорты белән берлектә алып барылучы бу чарада укучыларга югары уку йорты педагоглары белән аралашу мөмкинлеге тудырыла. Ә алар исә үз чиратында секцияләрдә жюри составында үзләренә киләчәк студентларны да барлыйлар, — диде мәктәп директоры Альбина Ларина.
Конференциядә укучылар эшләре экология, валеология, математика-техник иҗат, филология, биология-химия, туган як тарихын өйрәнү, җәмгыять белеме-социология, лингвистика секцияләренә бүленеп тыңланды. Һәр бүлектә әлеге өлкәләрдә хезмәт куючы белгечләр, педагоглар эшләргә бәя бирде. Мәсәлән, «Математика-техник иҗат» секциясендә Сарман районының Җәлил бистәсе 2нче мәктәбе укучылары Айнур Абдуллаҗанов белән Алмаз Асадуллинның эшләре аеруча кызыклы булуы белән аерылып торды. Алар «Тесттатнарус» исемле программа эшләп, татар теленә өйрәнү юлын
тәкъдим итте. «Без яшь буынның ана телебезне заманча, үзебезгә җиңел булган юл белән өйрәнүен теләп, бу программаны эшләдек. Аны республиканың барлык мәктәп укучыларына тәкъдим итү теләгебез», — ди егетләр.
Айнур белән Алмаз әлеге номинациядә җиңү яуладылар.
«Эзләнүләр һәм уңышлар офыклары» конференциясенә Сарман, Әгерҗе, Актаныш, Азнакай, Әлмәт, Мөслим, Бөгелмә, Кукмара, Саба, Лениногорск, Чистай, Түбән Кама, Тукай, Яңа Чишмә, Нурлат районнарыннан 73 эш килгән, ә Зәй районы укучылары тарафыннан 79 эш әзерләнгән.
Һәр секциядә яшь аерымлыкларына карап берәр җиңүче билгеләнде һәм призерлар ачыкланды. Быелгы конференциянең үзенчәлеге исә педагогларга да үз эш тәҗрибәләре белән уртаклашу, төрле фәннәр буенча белем бирү методикаларын күрсәтү мөмкинлеге тудырылу булды. Методик семинар «Мәгарифтә инновацон эшчәнлек: киләчәккә караш» исеме астында узды. Анда төрле районнардан 50 педагог үз эш методикасын тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев