Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Чәй яны – гаилә җаны

Зәйнең “Бөртеккәй” балалар бакчасында чәй бәйрәме узды.

Бакчага килеп керүгә борынга тәмле итеп пешерелгән чәй исе килеп бәрелде. “Бөртеккәй” дә ниндидер җылы атмосфера хакимлек итә. Син монда үзеңне балалар бакчасында итеп түгел, ә үзеңнең бер якын туганнарыңа кунакка килгән кебек хис итәсең. Балалар бакчасы мөдире Нина Кузнецованың  балалар белән аралашуын карап торам.

Ул аларның һәрберсенә “улым”, “кызым” диеп эндәшә. Балалар да аның итәгенә ябышып йөри. Нәкъ менә өйдәге кебек! Балалар бакчасы мөдире шундый булырга тиештер, диеп уйлап куям. Шуңа күрә биредә уза торган һәр бәйрәм үзенчәлекле, күңелле уза.

-Бакчабызда чәй бәйрәмен 2014 елдан уздырабыз. Бәйрәмне балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар көтеп ала. Бу көнне бакчабызда бәйрәм хакимлек итә. Безнең бакчабыз күп милләтле балалар тәрбияләнүе белән үзенчәлекле. Бирегә татар, рус, үзбәк, таджик, әрмән, башкорт миләтеннән булган балалар йөри. Быел республикабызда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр, Зәебездә халыклар дуслыгы һәм тынычлык елы дип игълан ителде. Бәйрәмебезне дә шуңа багышладык. Тәрбиячеләр, әти-әниләр өстәлгә төрле милләт ризыклары пешереп килде. Максатыбыз балаларыбызны үз милли гореф-гадәтләрен оныттырмыйча, милли рухта тәрбияләү, - ди Нина Николаевна.

Бәйрәм балаларның милли киемнәрдән төрле милләт биюләрен башкарудан башланып китте. Алар шуның кадәр оста бииләр. Әйтерсең лә - дәүләт бию ансамбле! Балалар театральләштереп күрсәткән әкият тә тирән тәрбияви мәгънәгә ия иде. 
Балалар бакчасының музыка җитәкчесе Гөлнара Хөснетдинованың балалар белән ныклап әзерләнгәне күренеп тора. Алар бии дә, җырлый да, театр да күрсәтә.

-Бүгенге бәйрәмгә балалар аеруча тырышып әзерләнде. Һәр биюне куйганда, балаларның шул милләттән булганнарын сайлап куйдык. Чыннан да, татар биюен татар егете белән татар кызы биесә, таджик биюен - таджик, рус биюен - рус, башкорт биюен - башкорт егет-кызлары биеде. Зәебездә халыклар дуслыгы һәм тынычлык елы бит. Репетицияләр вакытында бөтен группа биергә өйрәнеп бетте дип, - елмая ул.

Чәй өстәле исә төрле тәм-томнардан сыгылып тора. Анда нәрсә генә юк. Таджик милләтеннән булган Аиша Сәйфетдин заде плау пешереп алып килгән. Аларның улы белән кызы бирегә йөри. Әрмән кызы Лианна Аракллин гата печеньесы, чикләвек, абрикос кайнатмасы белән сыйлый. Лианнаның бирегә туганнарының балалары йөри икән. Ничек инде чәй өстәле татар бәлешеннән башка булсын! Пары чыгып торган бәлеш чәй өстәлен бизәп, өстәлнең нәкъ уртасында торды.

Бәлеш дисәң дә, бәлеш иде ул! Бәрәңгесенә караганда итен күбрәк салып пешерелгән бәлештән авыз сулары китте. Кабак эченә салып пешерелгән “дуслык” боткасын балалар аеруча үз итеп авыз итте.
Татар халкында, ачык чырай, такта чәй, дисәләр дә, биредә чәйнең нинди генә төрләре булмагандыр.

Бигрәк тә татарлар яратып эчә торган каты итеп пешерелгән, сөтле чәйгә урын күбрәк бирелде, минемчә. Балалар бакчасы мөдире Нина Кузнецова дөрес итеп чәй пешерү серләрен дә ачты. Пыяла чәйнеккә нинди генә чәйләр салмады ул! Анда үзебездәге карлыган, чия, бөтнек яфраклары, лимон һәм әлбәттә инде, чәй! Күбрәк чәйнең зур яфраклысын яраталар икән! Гомумән, чәйнең иң яхшы төрен ачылып җитмәгән һәм ак төкләр белән капланган яфраклардан алалар. Моннан тыш, сәламәтлек өчен кишер, чөгендер чәйләре дә бик популяр.

-Безнең максат чәйне популярлаштыру. Тик безнең Татарстанда аны популярлаштыруның  кирәге дә юктыр, бәлки. Чөнки татарлар өчен бу эчемлек гасырлар буе популяр инде.  Һәр татар гаиләсенә барып керсәң, ул сине чәй, бал, бавырсак яисә төш белән чәй эчертмичә чыгармый. Бигрәк тә, тәлинкәгә салып, өрә-өрә эчсәң, аның хуш исе ныграк та сизелә,- ди Нина Кузнецова.

Киләчәктә “Бөртеккәй” балалар бакчасы “Чәй” бәйрәмен республика күләмендә уздырырга җыена. Бәйрәмдә мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев катнашты. Шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллегенең Зәй бүлеге җитәкчесе Роза Гатауллина  Татарстан халыклары Ассамблеясе эшчәнлегенә зур өлеш керткәне өчен балалар бакчасы мөдире Нина Кузнецовага Мактау кәгазе һәм бүләкләр тапшырды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев