Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Бүген, 14 мартта, халыкара елгалар көне билгеләп үтелә

Ел саен 14 мартта Халыкара елгалар көне билгеләп үтелә.

1998 елның шушы көнендә дөньяның күп кенә илләрендә елгаларның киләчәк язмышына битараф булмаган кешеләр демонстрациягә чыкканнар һәм сулыкларны чистарту өмәләрендә катнашканнар. Акция сизелерлек нәтиҗәләр биргән. 

Бүген  “Кояшкай” балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары өчен кеше тормышында суның роле турында бик мөһим әңгәмә үткәрелде. Су - җирдәге тормыш чыганагы һәм кеше балачактан моны аңларга тиеш. Тәрбияче Миләүшә Төхбәтова балаларны күл-елгаларны, күлләрне һәм гомумән, табигатьне саклауның мөһимлеген аңлатты. Елгаларга һәрвакыт хөрмәт һәм мәхәббәт белән карарга, үзеңнән соң елга буйларында  чисталык  калдырырга кирәк. Дәрес ахырында балалар агитация плакаты да ясадылар. 
Елгалар көнен билгеләп үтүнең язгы ташу алдына туры килүе дә очраклы түгел. Кар сулары инешләрне туендыру чыганагы буларак җәйге яңгырларга кадәр хезмәт итә. Яз көне елгаларда бозда йөрү гаять куркыныч. Халыкта шундый әйтем бар: "Язгы бозга ястык калынлык булса да ышанырга ярамый”. Ә ташуның гадәттәгечә булуы фаразлана. Зәйдә язын күтәрелгән су беркемгә зыян салмас, ә җәйге яңгырлар вакытында явып инешләрне кибүдән саклап калыр дигән ышанычта торыйк.

-Балалар яшьтән табигатьне сакларга өйрәнеп үсәргә тиеш. Безнең республиканың табигате бай һәм бик үзенчәлекле.Татарстанда 3 меңнән артык елга бар. Шул сәбәпле, республиканы хәтта елгалар иле, дип тә атыйлар. Шулай ук бездә тыюлыклар, табигать һәйкәлләре дә күп. Гомумән алганда, экологик белем табигатькә тагын да сакчылрак карарга, аны яратырга, үсеп килүче буында экологик аң булдырырга ярдәм итә,- ди тәрбияче Миләүшә Төхбәтова.

Фотолар балалар бакчасыннан.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев