Бала уңышы – безнең хезмәт җимеше
Бәхетле кеше мин! Яраткан туган шәһәрем Зәйдә, яраткан һөнәрем – тәрбияче булып эшләвем белән бәхетле!
Нинди генә авырлыклар, проблемалар кичерсәк тә, бер генә тапкыр да: “Нишләп башка һөнәр, башка юнәлеш сайламадым икән?” – дип уйлаган минутларым булмады, чөнки бу мин сайлаган язмыш. Ә кечкенә чагында мин көзге каршына басып, микрофон урынына агач кашык тотып, җырларга ярата идем. Шуңа күрә әти-әнием миңа: “Син, кызым, артист булырсың”, - дип, бөтенләй башка язмыш юраганнар иде. Тәрбияче шул ук артист инде ул. Балалар каршында нинди генә образга кереп бетмисең! Дөресен генә әйткәндә, мин үземне башка һөнәр өлкәсендә күз алдына да китерә алмыйм. Мәктәптә укыганда “Булачак һөнәрем” темасына инша язганда, “Тәрбияче булачакмын”, - дип яза идем. Менә 18 ел инде таныш сукмактан сабыйларым янына – “Кояшкай” бакчасына ашыгам. Эшемне, балаларымны яраттым, яратам.
Тәрбияче һөнәре бик зур җаваплылык сорый. Һәр баланың үз хис-кичерешләре, үз холкы, үз мөмкинлекләре. Һәрберсенең күңеленә юл табарга кирәк. Тәрбияче булып эшли башлаганда иң катлаулысы – балаларның, хезмәттәшләремнең, әти-әниләрнең ышанычын, хөрмәтен яулап алу булды. Авырлыкларга бирешмәскә, зарланмаска, һәрвакыт эзләнүдә булырга. Мине 43 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган әнием өйрәтте. Аның миңа иң беренче әйткән сүзе: “Балаларны ярат”, булды. Аларга иркәләп эндәшү түгел, алар белән яхшы мөгаләмәдә булуны күздә тотып әйтте ул.
“Тәрбияче булу авыр түгел, ул һәркемнең дә хәленнән килә, ә менә чын тәрбияче булу авыр. Бакчага вакытын уздыру өчен генә килгән кеше тәрбияче булып эшли алмый, чөнки тәрбияче заман белән атлап барырга тиеш”, - диде ул.
Әнием әйткән бу сүзләрне мин еш искә төшерәм. Хезмәттәшләремә дә чиксез рәхмәтлемен. Илһам чишмәм саегып китсә, өмет-хыял канатларым салына башласа, хезмәттәшләремнең үҗәтлеген, тырышлыгын, уңышларын күреп, мин алардан калышмаска тиеш, дип башымны югары күтәреп, алга барам. Эшли башлаган елларымнан ук ветеран тәрбиячеләребезгә сокланам да, горурланам да. Алар бакчабызның традицияләренә нигез салучылар. Без, яңа буын тәрбиячеләр, бу традицияләрне саклыйбыз, ныгытабыз.
39 ел стажы булган Люция Юнысованың эш алымнарын бик теләп кулланам. Ул һәр эшендә таяныч һәм терәгем, киңәшчем. Люция Фоатовна миңа: “Вакытыңны кызганма, балаларның ата-аналары белән аралаш, уртак тел табарга тырыш, дуслаш”, - дип киңәш бирде. Хезмәттәшләремнең һәрберсен хөрмәт итәм, яратам.
“Һәр баланың күңел төпкелендә нәни көмеш кыңгыраулар яшерелгән. Алар күңелле һәм игелекле итеп чыңласын, бала дөньясы кояш һәм шатлык белән тулсын өчен, бу кыңгырауларны эзләп табарга, аларга кагылырга кирәк”. Бу В. А. Сухомлинскийның сүзләре минем күңелемә бик хуш килде һәм аны эшемдә девиз итеп алдым. Аның бу сүзләре һәр балада ниндидер сәләт, талант чаткылары барлыгына ишарә, минемчә. Шуңа күрә, балаларның сәләтен күреп, аны үстерү алымнарын табып, киләчәккә барыр юлларын ачуны төп бурычым итеп саныйм. Чөнки илнең киләчәге – сәләтле балалар кулында. Уңышка ирешү өчен һәр балага шәхси итеп карыйм, аны кечкенә уңышлары өчен дә мактап җибәрәм. Төрле конкурсларда, чараларда катнаштыру балаларны актив итә, кеше белән аралашырга өйрәтә, үз фикереңне белдерергә мөмкинлек бирә. Ә болар барысы да – баланың киләчәк тормышында бик кирәкле сыйфатлар.
“Өч яшьлек малай – атага, өч яшьлек кыз анага булышыр”, дигән әйтем аша да гаиләнең тәрбия бирүдә төп урын алып торуын беләбез. Тел – ананың балага биргән иң зур бүләге булса, атаның һөнәре – балага мирас. Кеше тәрбияләгәнгә күрә генә кеше була, ә тәрбияләү өчен иң кулай вакыт – балачак. Димәк, сәләт үстерү дә кечкенәдән, хәтта бала туган сәгатьтән башлана дип уйлыйм мин. “Алтыдагы – алтмышка” дип юкка әйтмиләр бит.
Бала күңеленә ачкыч табу, аның нинди сәләткә ия булуын ачыклау – җиңел эш түгел, әлбәттә. Сабый бала үзен хөрмәт иткән, якын күргән кешене генә ярата бит. Димәк, аның нәрсәгә сәләтле икәнен иң якыннары гына ачыклый ала. “Якыннар исемлеге”нә гаиләдә әти-әни, әби-бабай, апа-абый керсә, балалар бакчасына йөри башлагач, тәрбияче дә “икенче әни”гә әверелә. Бервакыт өч яшьлек малайны әбисе алырга килде. Малай киенде дә, мине җитәкләп, әбисе янына алып килде: “Әби, әйдә апаны үзебезгә алып кайтабыз. Ул бездә торсын, безнең әни булсын”, - ди.
Урындыкка утырды, чыгып китми, елый башлады. Аны кочаклап алдым да, тынычландырдым.
Талантлы балаларны үстерүдә беренче чиратта балада максатчанлык сыйфаты тәрбияләргә кирәк дип уйлыйм. Тиешле шартлар тудырганда, үзеңнең эшчәнлегеңне төрле яклап һәм дөрес итеп оештырганда баланың таланты үсәчәк. Бала уңышы – безнең хезмәт җимеше ул.
Тәрбияче һөнәрен сайлаганмын икән, бигрәк тә, заман таләпләренә җавап бирү яки балаларның теләсә кайсы өлкәдә чиксез сорауларына җавап бирү өчен һәрвакыт үсештә булырга тиеш. Һәрнәрсә белән бик кызыксынучан бер малай бар иде, иртән килү белән миңа сорау бирә: “Эт ни өчен телен чыгарып чаба?” Бакчага килгәндә юлда очраган ул этнең телен чыгаруы турында әнисе җавап бирә алмаган. Тиз генә җавап та башка килми бит әле. Уйлый торгач исемә төште бит. физика укытучысы әйткән иде бит: “Эт телен чыгарып, үзенең тән температурасын төшерә. Телдәге су тамчылары парга әйләнгәндә, энергия кими”. Әле дөрес әйттем микән дип, интернеттан карап та алдым.
Мин шуны яхшы аңлыйм – миңа самими карашларын төбәгән балаларның күңеленә әхлак сыйфатларын сеңдерәсе, аларны кешелекле, ватанпәрвар итеп тәрбиялисе бар. Балаларның яратып һәм якын итеп, урамда очраганда мине кочаклап алулары хезмәтемә юң югары бәя дип шатланам.
Ни генә дисәк тә, шуны истән чыгармыйк: эчке һәм тышкы яктан матур, бай рухлы, белемле кеше тәрбияләү – без – тәрбиячеләрнең вазифасы ул. Мин моңа ирешкәнмен икән, тагын бер тапкыр ышанып әйтә алам: моның белән мин бәхетле.
Гөлшат Әгъзамова, “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев