Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Бакчабызда ватанпәрвәрләр тәрбияләнә

Мәктәпкәчә тәрбия һәм белем учреждениеләрнең иң җаваплы, изге бурычы — балаларыбызны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле, белемле һәм сәламәт итеп тәрбияләү.

Соңгы елларда идеологик кыйб-лабыз шактый үзгәрде. Күп нәр-сәләргә яңача карыйбыз, башкача бәя бирәбез. Укыту, тәрбия программалары да әледән-әле үзгәреп тора. Ләкин ничек кенә булмасын, бала яхшы белән начарны, ак белән караны аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Гомумкешелек идеаллары элек тә, хәзер дә үзгәрешсез кала. Ватан, туган тел, халык, ана, дуслык, гаилә төшенчәләре һәр кеше өчен изге булырга тиеш. Безнең «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячеләре балалар белән һәр эшчәнлеккә әзерләнгәндә, күңел ачу кичәләрен үткәргәндә, сабыйларда патрио-тик, югары рухи-әхлакый сыйфатлар, аны зыялы, ватанпәрвәр булган чын гражданин итеп тәрбияләү максатын һәрчак күз алдында тоталар. 

Балаларны тәрбияләүдә атак-лы кешеләрнең тормышы һәм эшчәнлеге үрнәге гаять зур әһәмияткә ия. Муса Җәлил образы һәркем өчен дә үрнәк булып тора. Аның исеме дөньяда үз Ватаныңа, үз халкыңа тугрылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Шуңа күрә аның тормышын, батырлыгын өйрәнү балаларны туган илгә, халыкка хезмәт итәргә әзерли. Аның әсәрләрен өйрәнү һәр төркемнең программасына кертелгән. «Муса абый — балаларның якын дусты», «Муса Җәлил — каһарман шагыйрь» дигән темага әдәби-музыкаль кичә, «Ул — безнең күңелләрдә» дигән темага шигырь сөйләүчеләр конкурсы, «Барыгыз, болынга, балалар» дигән темага КВН үткәрү балаларда пат-риотик хис тәрбияләүдә иң файдалы чаралар булып тора. 

Балаларны акыл, әхлак, эстетик яктан тәрбияләү өчен иң кирәклесе — матур әдәбият уку. Әдәбиятны юкка гына «тормыш дәреслеге», димиләр. 

Халкыбызның рухи мәдәниятенә алып керүче тагын бер чыганак — ул әкиятләр. Татар халык әкиятләрендә нигездә уңай тәэсирләр уята торган вакыйгалар сурәтләнә. Яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә, геройларның төп сыйфатлары булып батырлык, өлкәннәргә хөрмәт, намуслылык, яхшы күңеллелек санала. Куркактан, әләкләүдән, ахмактан көлгән әкиятләр дә балага әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйный. 

Абдулла Алиш әсәрләре дә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирүдә зур урын алып тора. Аның әкиятләренең күбесендә хайваннар, кошлар, бөҗәкләр үзләренә генә хас табигый сыйфатлары белән биреләләр һәм алар холык-лары, кылган эшләре белән бергә кешеләр тормышына якын. 

Бөек рус язучысы Лев Толстойның хайваннар, кош-кортлар турында балалар күңеленә якын, аңлаешлы хикәяләре, әкиятләре («Варя белән песнәк», «Өч аю», Зирәк чәүкә«), бөек педагог, психолог Константин Ушинскийның мавыктыргыч хикәяләре («Бергә җайсыз, аерым күңелсез», «Әтәч үзенең гаиләсе белән»), нәниләр теле белән иҗат итүче А. Барто шигырьләре             ( «Елга», «Кишер суы», «Берүзем»), чуваш шагыйре А. Тимиркаев, удмурт шагыйре В. Романовның әсәрләре балаларда терлек ияләрен яклау, аларны саклау, үзара ярдәмләшү, хезмәт сөючәнлек тәрбиялиләр. Шулай ук башкорт, болгар, корея, венгр, филиппин халык әкиятләре дә балаларга дөньяны танып белү серләрен өйрәтүдә, безнең илдә төрле милләт халыкларының тыныч, тату яшәүләре турында күзаллауларын ныгытырга ярдәм итә. 

Һавасыз яшәп булмагандай, балалар тормышын уеннарсыз күз алдына китерүе дә кыен. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатларны тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Рус һәм янәшәбездә яшәүче башка тугандаш халыкларның да уеннарын еш уйныйбыз. 

Булачак гражданин балалар бакчасында ныгый, канатын ныгыта. Ул үзенә алга таба кирәк булган әһәмиятле сыйфатларны өйдә сеңдерә, без — тәрбиячеләр бакчада бу эшне эзлекле дәвам итеп, аларда чын гражданлык хисләре тәрбияләргә, актив кешеләр булып җитешүгә ярдәм итәргә тиеш. 

«Балачакта алган тәрбия чәч агарганчы үзе илә бергә булыр. Балачагында алмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да өйрәтә алмас... Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер,» — дигән күренекле мәгърифәтче Ризаиддин Фәхретдин. 

Танылган педагог-галим В. С. Казыйхов әйткәнчә: «Җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме — әдәп-әхлак». Акыллы кешеләрнең кыйммәтле фикерләрен истән чыгармасак иде. 

Альбина Әгъзамова,  «Кояшкай» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев