Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Әдәбият, фән сөюче балалар Зәйгә җыелды

Шәһәребездә 14нче тапкыр «Тукай укулары» фәнни-гамәли конференция узды.

Конференциядә 60 укучы үзен сынап карады. Алар Зәй һәм районыбыздан гына түгел, ә Чаллы, Әлмәт, Сарманнан да килгәннәр иде. Малай-кызлар татар филологиясе, тарих, туган як тарихын өйрәнү юнәлешләренә багышланган докладларын тәкъдим иттеләр. Фәнгә беренче адымнарын ясаучылар да бар иде. Алар пластик шешәләрнең зыяны, полипропилен торбаларга «икенче тормыш» бирү, һаваның чисталыгы, тузан турында булган фәнни тикшеренүләре белән бүлештеләр.

Татар филологиясен өйрәнүче балаларны ике төркемгә бүлеп тыңладылар. Сарманның Ләке авылыннан килгән 2 нче сыйныф укучысы Гузалой Убайдуллаева жюрины саф татарча чыгыш ясавы һәм докладын карамыйча сөйләп бирүе белән сокландырды. Соңыннан ул җиңүче исеменә лаек булды. 2 нче мәктәп укучысы Ренат Муханов та Тукай телендә матур итеп, горурланып сөйләшүе белән истә калды. Малай «Шүрәле» образын тикшергән һәм әкияти геройга багышлап альбом да ясаган. Ул да призер дипломына лаек булды. 3 нче мәктәп укучысы Карина Камалова конференциягә әбисенең сандыгындагы ядкарьләр белән килгән иде. Яшүсмер, сөлге, мендәр тышлары, түбәтәйләр турында бик иркен чыгыш ясады. Әлмәтнең «Адымнар» мәктәбеннән Язилә Фәрхетдинова татар халкында булган ырымнар, ышануларны өйрәнгән. Кызчык шулай ук фәнни эшенә өстәп матур, бизәкле, эчтәлекле дәфтәр дә ясаган. Анда ул ырымнарга туры китереп рәсемнәр төшергән. Сарсаз-Баграж авылы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Алексей Краснов доклады кысаларында җырлап та җибәрде. Егет керәшеннәрнең фольклоры турында сөйләде. Жюри әгъзалары аны бүләкләү тантанасында тагын бер җырлавын сорадылар. Аның артистлардан ким чыгыш ясамавын билгеләделәр. Ә Чыбыклы авылы мәктәбе укучысы Азалия Тимеркаева туган авылына багышлап язылган шигырьләрдәге сыйфатларны өйрәнгән. Үрнәк итеп Миргасыйм Әфләтүнов, Җиһангир Сибгатуллинның шигырьләрен алган. Әлеге докладның яңалык алып килүен һәм укучы тарафыннан зур эш башкарылганын жюри әгъзалары да билгеләде.

-Сезнең «Тукай укуларында» катнашуыгыз инде җиңү, чөнки сез башка сыйныфташларыгыздан алда барасыз, иҗат, фән белән кызыксынасыз. Төп максатыбыз — сәләтле балаларны ачыклау, аларга иҗатка, фәнгә юл ярырга ярдәм итү, — дип белдерде конференцияне оештыручы 6 нчы мәктәп директоры Вәсилә Исрафилова.

Балаларның эшләрен тыңларга килгән жюри да белгечләрдән генә торды. Мисалга, Гөлфизә Нуруллина Казан федераль университеты һәм ТИСБИ мөгаллиме, сәяси фәннәр кандидаты ассызыклавынча, призер булмаган балаларны ул әлеге конференциядә янәдән көтеп кала. Шуның белән ул аларга тагын да үсәргә этәргеч бирә.

Әйтергә кирәк, «Тукай укулары» Зәйдә быел 14 нче тапкыр оештырылды. Быел анда 108 укучы катнашырга теләк белдергән, тик финалга 63 эш кенә сайлап алынган. Шулар арасында җиңүче һәм призерларга дипломнар тапшырылды.

Бәйге ахырында залда утырган бер ана кеше торып үз фикерен белдерде. «Әлеге бәйгедә җиңелүчеләр юк, залда башка бәйгеләрдәге кебек елап утырган балалар юк. „Тукай укулары“ безне берләштерде, төрле мәктәпләрдә укыган балаларны үзара таныштырды» дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев