Зәйнең талантлы яшь буыны – “Йолдызлык” фестивале төбәк туры лауреатлары
4 мартта Зәй яшьләре Сарман районында узган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабында чыгыш ясадылар.
Бәйге йомгаклары буенча “Вокал-соло" номинациясе кече яшь төркемендә махсус приз Ева Комлевага бирелде. “Вокал-соло” номинациясенең урта яшь төркемендә Риана Гарипова өченче урын алды, ә Александра Шишмагаева беренче урынга иреште.
"Вокаль ансамбльләр" номинациясенең кече яшьтәгеләр төркемендә “Мирас” вокаль ансамбле беренче урынны яулады, “Азаль” вокаль-хореография ансамбле махсус призга лаек булды.
“Вокаль ансамбльләр” номинациясенең урта төркемендә “Лель" рус җырлары ансамбле өченче булды.
“Конферанс” номинациясе урта төркемендә махсус призга Варвара Овчинникова ия, өлкән төркемдә Кристина Соловьева өченче урында.
Төбәк а этабы лауреатлары 11-16 апрельдә Казанда узачак суперфиналда иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәкләр. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале яшь башкаручылар өчен үз талантларын ачу өчен менә дигән мөмкинлек. Без талантлы балаларыбыз белән горурланабыз һәм алар безнең районны хәлиткеч этапта лаеклы тәкъдим итәрләр дип ышанабыз.
фото мәдәният идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев