Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең талантлы балалары – музыка коралларында башкару бәйгесе җиңүчеләре

Зәйнең балалар музыка мәктәбендә шөгыльләнүчеләр республика күләмендә уздырылган «Киләчәктә йолдыз булачаклар» иҗади бәйгесендә катнаштылар. Бу көннәрдә аның нәтиҗәләре билгеле булды.

Иҗат бәйгесендә Әлмәт, Зәй, Баулы, Азнакай, Җәлил мәктәпләре, музыка көллияте студентлары катнашты. Зәй балалар музыка мәктәбеннән сайлап алу турында аерым башкаручылар арасында Лия Хөснетдинова (домра-соло), Андрей Ярцев (балалайка-соло) җиңүчеләр булдылар. Аларның педагогы Елена Коклина. Ә ансамбльләрдән «Инь-Янь» ансамбле (Бардина Ксения һәм Давыдова Таисия) җиңү яудлады. Педагог –  Зөлфия Селиверстова.

Сайлап алуда катнашучылар Әлмәт музыка көллиятендә узачак Гала-концертта чыгыш ясыйлар.

Ә инде биредә дә җиңүчеләр Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге залында финал Гала-концертында катнашачак.

фотолар музыка мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев