Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең “Счастье” балалар бию ансамбле Казанда Халыкара фестивальдә биш бүләк яулады

Конкурста Зәй балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләр триумфаль чыгыш ясады.

3 майда "Арт. Яшьлек. Казан" дип исемләнгән Халыкара фестиваль үтте. Анда  Зәй шәһәренең балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләр берьюлы берничә дәрәҗәле бүләк яулап, үзләренең югары профессиональлекләрен исбатладылар. “Счастье” бию ансамбленең матур чыгышлары конкурс программасының чын бизәге булды.

Нәтиҗәдә “Кояшлы бәхет" (өлкән төркем) - беренче дәрәҗә лауреат; “Русская удаль" (урта төркем) - икенче дәрәҗә лауреат; “Дуслар маҗарасы”  (кече төркем)  – беренче дәрәҗә лауреат булды.
Ялгыз номерлар да җиңүләргә иреште. Валерия Рыжова молдаван биюе белән икенче дәрәҗә лауреат булды, ә «Шаян  кыз» биюен башкарган Анастасия Гарипова беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

фотолар балалар иҗат йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев