Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең шәһәр мәдәният йорты утыз сигезенче иҗат сезонын ачты

17 октябрьдә Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында «Закулисный переполох» дип исемләнгән 38нче иҗат сезонын ачу чарасы булды.

Микрорайонда яшәүчеләрне һәм кунакларны шәһәр мәдәният йортының һәвәскәрләр берләшмәләренең иҗади эшләре күргәзмәсе белән бизәлгән фойеда каршы алдылар.

Тамаша залы сәхнәсендә мәдәният йорты иҗат коллективлары репертуарыннан иң кызыклы, иң якты номерлар күрсәтелде. Вокал номерлары бию, театральләштерелгән миниатюралар, шигъри тәлгәшләр белән алышынды. Анда «Ивушка» халык җырларын башкаручылар вокаль ансамбле (җитәкчесе Александр Селиверстов), «Конфетти» хореография коллективы (җитәкчесе Любовь Мөбәрәкшина), «Калинушка» театраль төркеме (җитәкчесе Олеся Кучумова), «Радуга» вокаль студиясе (җитәкчесе Резидә Ченцова), «Дулкын” татар җырын яратучылар клубы солистлары (җитәкчесе Дмитрий Иванов), Фәннүр Миңнекаев , Наталья Седова, Фәймә Сизова чыгыш ясадылар. 

Шулай ук бу кичне барлык теләүчеләр һәвәскәр берләшмәләргә һәм клуб формированиеләренә язылу мөмкинлеге алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев