Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең Мирный бистәсендә су көне уздырдылар

22 мартта Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә халыкара су һәм су ресурслары көненә багышланган «Суның тылсымлы көче» экологик бәйрәме оештырдылар.

Суны саклау - бу тормышны, сәламәтлекне, әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын саклау дигән сүз!

- Чараны балаларда табигатькә сакчыл караш һәм әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан уздырдык, - ди мәдәният йорты директоры Мария Гарәпшина.

Алып баручылар балаларга су ресурсларын саклауның мөһимлеге турында сөйләделәр.
Чарада катнашучылар су һәм аның үзлекләре турында табышмаклар чиштеләр, ә алган белемнәрен уеннарда ныгыттылар.

Фотолар Мирный бистәсе мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев