Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында “Зөбәрҗәт алан” спектакленең премьерасы булды

Район мәдәният йортының “Тынычлык хәм дуслык илендә театр» театр фестивале кысаларында, Мирный бистәсе мәдәният йорты “Зөбәрҗәт алан” комедиясен күрсәтте.

“Зөбәрҗәт алан” - комедиясе фантастик әсәр. Әсәрдә урман геройлары әкият геройлары белән элемтәгә керә. Тормыштагыча, бу геройлар да хыянәт һәм мәхәббәт, табыш һәм югалту тойгылары кичерә.

Комедиядә мәдәният йортының һәвәскәр берләшмәләренә йөрүчеләр катнашты. Әсәрне сәхнәгә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Любовь Мөбәракшина куйды. Әминә Зарипова куйган сәхнә бизәлеше әсәрнең эчтәлеген ачып бирүдә зур урынны алып торды. Мәдәният йорты хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән сәхнә киемнәре әзерләнде. Актерларның уенына жюри югары бәя бирде.

Рольләрне Илсөяр Исрафилова, Лидия Силантьева, Татьяна Королева, Анна Мельникова, Әминә Зарипова, Гөлназ Шәрипова, Татьяна Бреенкова, Любовь Мөбарәкшина, Радик Әхмәтшин, Вера Сапожникова, Мария Гарапшина һәм Роза Сабитова, Александр Селиверстов, Илназ Хәйруллин, Маргарита Демидова башкарды. Тавыш операторы - Олеся Кучумова. Утны сәхнәгә куючы - Роза Андреева.
Кыскасы, ”Зөбәрҗәт алан” геройлары бәхетле булырга телиләр.

Фотолар Мирный мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев