7 февральдә Мирный бистәсе мәдәният йортында “Әкият геройлары парады” күңел ачу программасы театральләштерелеп күрсәтелде.
Мәдәният йорты сәхнәсендә Әминә Зарипова җитәкчелегендәге "Мальвина" халык марионеткалар театрында катнашучылар тамашачыларга “Аю һәм төлке” рус халык әкиятен күрсәттеләр.
Балалар рәхәтләнеп “Толым үр” уенында, “Әкият геройлары” шигъри флешмобында, “Ачык микрофон” әкияте буенча викторинада уйнадылар, шулай ук тамашачылар өчен курчаклар парады үткәрделәр.
Фотолар Мирный бистәсе мәдәният йортыннан
Нет комментариев