Зәйнең иҗат коллективлары Әлмәттә Халыкара фестивальдә җиңү яулады
Зәйнең Наталья Яковлева җитәкчелегендәге «Легенда», «Мәхәббәт» һәм «Элегия» хореография ансамбльләре Әлмәттә күп жанрлы «Яңа сезон» халыкара фестивалендә катнашты.
Барлык коллективлар да I дәрәҗә лауреат булып танылды, ә "Легенда" фестивальнең Гран-приен да яулады. Наталья Чеславовна югары профессионализмы өчен оештыру комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
“Легенда” коллективы 13-15 яшьлекләр арасында халык стильләштерелгән биюендә - “Зәңгәр томан”, “Мәхәббәт”леләр - "Өмет йолдызы" (халык стильләштерелгән биюе, 26+), "Элегия" коллективы "Завалинкада" (халык биюе, 10-12 яшь) номерлары белән җиңү яулады.
Талантлы биючеләребез һәм аларның җитәкчеләрен зур җиңүләре белән котлап, алга таба да зур уңышлар телибез.
Фотолар "Энергетик" Мәдәният сараеннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев