Зәйнең яшь музыканты - республика бәйгесе җиңүчесе
21 ноябрьдә Казанда С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында «ТАТАРСТАН» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы һәм гала-концерт узды.
Конкурс композитор Фәрит Яруллин истәлегенә яшь музыкантлар арасында үткәрелде.
Зәй балалар музыка мәктәбенең «фортепиано» бүлеге укучысы Мария Сосенкова иң югары бүләккә — Гран-При Дипломына һәм акчалата сертификатка лаек булды.
Бу бүләк — зур тырышлык, талант һәм музыкага тугрылык нәтиҗәсе. Без Марияны һәм аның укытучысы Елена Кускованы лаеклы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!

Алга таба да тукталып калмавыгызны, яңа иҗат үрләрен яулавыгызны һәм безне үзенең матур музыкасы белән шатландыруыгызны телибез!
фотолар балалар музыка мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев