Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең яшь музыканты – башкала сәхнәсендә

15 февральдә Казанда ТР Композиторлар берлеге залында «Заманча композиторның иҗади остаханәсе» проекты кысаларында «Балаларга музыка» концерты оештырылды.

Аны композитор, пианист, җырчы, арт-менеджер, ТР Композиторлар берлеге әгъзасы Гөлнара Тимербулатова үткәрде. Концертта безнең шәһәрнең музыка мәктәбеннән дә катнаштылар.

Зәй кызы Анесян Анжелика һәм педагог Д. В. Семенова әлеге концертта инде берничә ел рәттән катнашалар. Бу проект Татарстан Республикасының хәзерге композиторларын һәм авторларның иҗатын тормышка ашыручы балаларны берләштерә. Анжелика Э.Низамовның «Ел фасыллары» циклыннан декабрь аендагы «Яңа ел әкияте» әсәрен башкарды. Композиторлар һәм проектны оештыручылар балаларга һәм педагогларга рәхмәт белдерделәр. Шулай ук педагогларга рәхмәт хатлары һәм балаларга грамоталар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев